16+

Рөстәм Миңнеханов: "100 ел — ул бик зур тарих"

«100 ел — ул бик зур тарих, бу безгә кадәр эшләгән һәм бүген эшләгән кешеләрнең зур хезмәте. Безнең бөтен Россия белән чәчәк атуыбызны телим», — дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан - Россиянең алга киткән төбәкләренең берсе. Республика халкы илне ныгытуга зур өлеш кертә, шуңа күрә ТАССРның 100 еллыгын бөтенроссия бәйрәме дип санарга мөмкин. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың юбилее уңаеннан тәбрикләүдә әйтте.

«Без һәрвакыт башлангычка кире кайтырга тиеш. ТАССРның 100 еллыгы — республикабыз бәйрәме генә түгел, бу гомумроссия бәйрәме, чөнки без зур илебезнең бер өлеше. Бәйрәм көне Россия Президенты боерыгы белән билгеләнде. Татарстан халкы илебез нык, бербөтен, куәтле булсын өчен күп эшли», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, соңгы елларда республика бик тиз үсеш ала. Узган ел Татарстан 3,5 млн турист кабул итеп, рекорд куйды. «Без 2013 елга аэропорт төзедек, ул елына 2-2,5 млн пассажирны кабул итәргә исәпләнгән иде, әмма бүген үк безгә яңа терминал турында уйларга кирәк», — диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Татарстан — күп күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме, тулай төбәк продукты, төп капиталга инвестицияләр буенча лидер.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылган илкүләм проектлар Татарстан үсешенә зур этәргеч бирә. «Быел илккүләм проектларга гына да 26 млрд сум тирәсе акча бирелгән. Бу бик зур акча. Болар барысы да илебез иминлеге өчен эшләнә», — диде республика җитәкчесе.

«100 ел — ул бик зур тарих, бу безгә кадәр эшләгән һәм бүген эшләгән кешеләрнең зур хезмәте. Безнең бөтен Россия белән чәчәк атуыбызны телим», — дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading