16+

Рөстәм Миңнеханов: «2018 елны да уңышлы, файдалы үткәрегез, яңа белемнәр алыгыз»

Балалар Президент чыршы бәйрәмен көтеп ала. Инде 17 ел рәттән оештырылган бәйрәмдә ел саен берәр сюрприз булмый калмый. Быел Чыршы бәйрәмендә танылган җырчы Алексей Воробьев чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов: «2018 елны да уңышлы, файдалы үткәрегез, яңа белемнәр алыгыз»

Балалар Президент чыршы бәйрәмен көтеп ала. Инде 17 ел рәттән оештырылган бәйрәмдә ел саен берәр сюрприз булмый калмый. Быел Чыршы бәйрәмендә танылган җырчы Алексей Воробьев чыгыш ясады.

Президент чыршы бәйрәменә төрле бәйгеләр, олимпиадалар җиңүчеләре, укуда, спортта җиңүләргә ирешкән яшьләр, авыр хәлдә калган гаиләләрдә үсүчеләр, инвалид балаларны чакыралар.

Азнакай районыннан килгән Гадел Вәгыйзов өчен дә бу чара сөенечле мизгел. Ул сигезенче сыйныфта укый. Кызганыч, Яңа ел бәйрәмнәрен башка малайлар кебек әти-әнисе янында уздыра алмый. Гаделнең әти-әнисе ул кечкенә вакытта үлгән. Хәзерге вакытта малайны туган апасы тәрбияли.

- Миңа монда бик ошады, бик матур бәйрәм булды. Казанга апаларым белән еш киләм, ә менә Президент чыршы бәйрәмендә әле беренче тапкыр гына катнашам. Мәктәптә гел “бишле”ләргә генә укырга тырышам, - дип куанычы белән уртаклашты ул.
Азнакай районыннан быелгы бәйрәмгә барлыгы 41 бала килгән.
Тукай районы, Миннебаш авылыннан килгән Рамазан Галиуллинның да көндәлегендә гел “биш”ле билгеләре генә икән. ОБЖ, физкультура фәннәре буенча олимпиадаларда да катнаша. Өстәл тенисы буенча ярышларда да районда аңа тиңнәр юк.

Егет башың белән ничек “бишлегә” укырга иренмисең, дип шаяртам.
- Дәрестә укытучыларны тыңлап утырам, яхшы укырга шул ярдәм итә. Миңа уку җиңел бирелә. Математика, физика фәннәрен үлеп яратам. Хыялым – инженер булу, - ди егет.

Рамазан Кыш бабайга инде 6 яшеннән ышанмый икән.
- Кыш бабай урынына әниемнең чыршы төбенә бүләк салганын күрдем. Элек бүләк сорап гел Кыш бабайга хат яза идем, хәзер әнигә язам, - дип елмая тапкыр егет.

Шул ук Тукай районының, Биклән авылы егете Ирек Латыйпов исә әле дә Яңа ел могҗизаларына ышана икән. Ышанмый мөмкин дә түгел, аның шушы Президент бәйрәменә меңләгән балалар арасыннан сайлап алынуы үзе бер могҗиза түгелме соң?!

- Мин ике ел инде мәктәп укучылары арасында оештырылган “JuniorSkills” эшче һөнәрләр чемпионатында катнашам. Робототехника өлкәсендә I урын да яуладым. Киләчәгемне IT-технологияләре белән бәйләргә җыенам, - ди Ирек.

Республиканың төрле районнарыннан килгән 7000нән артык балага әкият-мюзикл күрсәттеләр. Быелгы чара татар һәм рус телләрендә баруы белән дә үзенчәлекле булды. Актерларның сүзләре татарчага, урысчага тәрҗемә ителеп зур экранга чыгып барды. Хәер, ике телне дә яхшы белгән балалар ул экранга игътибар да итмәде. Әкияттә меңнән артык актер катнашты. Араларында “Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре, “Дорога из города” бию театры, “Изумрудный город” бию төркеме, “Казан” бию ансамбле дә бар иде.  

Балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
- Россиянең иң тырыш балалары җыелган бәйрәм бу. Сезне барыгызны да чын күңелдән бүгенге бәйрәм, якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм. Әлеге могҗизалы бәйрәм бу елның иң истә калырлык чараларының берсе булсын. Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм. Аннан һәркем могҗиза көтә, киләчәккә планнар кора. Безгә горурланырга сәбәпләр күп. Татарстан бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча өченче урында бара. Безнең балалар бу елны да бөтенроссия күләмендә оештырылган чараларда җиңеп барды. Башкалабыз Казан быел яшьләр арасында үткәрелгән 15 федераль һәм халыкара чара кабул итте. 2018 ел Россиядә волонтерлар елы. Волонтер булу ул тормыш тәҗрибәсен туплау, изге гамәлләр кылу, яңа дуслар табу, чит телләр өйрәнү мөмкинлеге. Сез дә бу хәрәкәткә кушылырсыз дип ышанып калам. 2018 елны да уңышлы, файдалы үткәрегез, яңа белемнәр алыгыз. Яңа ел яңа планнарны тормышка ашыру өчен иң кулай вакыт. Киләсе ел нәҗитәле үтсен өчен аның һәр көнен файдалы итеп үткәрергә кирәк, - дип теләде Рөстәм Миңнеханов.

Чыршы бәйрәменә килгән һәр бала кәнфит, шоколадлар тутырылган 2018 ел символы – уенчык эт белән бүләкләнде.
Һава торышы начарланып китсә дип, районнардан килгән балалар өчен “Патриот”  үзәгендә - 600 урын, “Волга” яшьләр үзәгендә 90 куну  урыны әзерләнгән иде.  

Илдар Мөхәммтҗанов фотолары
      

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading