Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов Актаныштагы вакыйга турында: "Гаеплеләр тиз арада табылырга һәм җәзасын алырга тиеш"

Актаныш районындагы зиратта Чаллы кешесенең каберен кабат мәсхәрәләүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кискен карашын җиткерде. Аның фикеренчә, бу факт буенча гаеплеләрне тиз арада ачыкларга кирәк. Бу хакта Президент Хөкүмәт йортында узган утырышта белдерде.

Виктор Смирнов 2021 елның сентябрендә вафат булган һәм Актанышның җәмәгать зиратында җирләнгән. Берникадәр вакыттан соң мәрхүмнең туганнары район хакимиятенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Алар вандаллык очрагына зарлана: билгесез затлар шушы төбәктә яшәүче хатынның православие динендәге иренең кабере өстенә куелган хачны кисеп алган. Әлеге хәл җәмгыятьтә зур резонанс тудырды, «Вандаллык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Бүген исә каберне мәсхәрәләү очрагы тагын кабатланган. Шуннан соң Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховны бар җаваплылыкны үзенә алуын һәм оставкага китүе хакында белдерде. Республика Хөкүмәте йортында узган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаеплеләр тиз арада табылырга һәм җәзасын алырга тиеш дип белдерде. Ул шулай ук шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, безнең җәмгыятьтә мондый хәлләрнең булырга тиеш түгеллеген җиткерде.

Реклама

Татар-информ хәбәр иткәнчә, Актаныш зиратында булган вакыйга урынына шунда ук оператив тикшерү төркеме килгән. Полиция хезмәткәрләре хәзерге вакытта каберне мәсхәрәләгән кешеләрне эзли. Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге тикшерү башлады, аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: