16+

Рөстәм Миңнеханов Ашыгыч ярдәм табибларына рәхмәт җиткерде

Татарстан Президенты Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясендә булды һәм медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Һәм яңа машиналар да кайтачагын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов Ашыгыч ярдәм табибларына рәхмәт җиткерде

Татарстан Президенты Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясендә булды һәм медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Һәм яңа машиналар да кайтачагын искәртте.

Бүген Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясендә булды.

Президент COVID-19 симптомнары булган авыруларны хастаханәгә озатучы ашыгыч ярдәм машиналарының җиһазландырылуын карады. Шулай ук аңа куркынычсызлык таләпләрен үтәү: хезмәткәрләрне шәхси яклау чаралары белән тәэмин итү, һәр чакырудан соң ашыгыч ярдәм машиналарын эшкәртү турында да сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән медицина персоналына өстәмә түләүләр, яңа ашыгыч медицина хезмәте күрсәтү автомобильләре белән төбәкләрне тәэмин итү буенча ярдәм чараларының мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. Республикада С класслы 29 машина кайтарылуы көтелә.

Диспетчерларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Сез медицина ярдәме күрсәтү буенча иң алдынгы сафларда. Хәзер иң кыены медицина хезмәткәрләре җилкәсенә туры килә. Бернигә карамастан, сез әлеге чир белән көрәшәсез.

Моның өчен Сезгә зур рәхмәт!" - диде Президент.

Республикада ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча бүген 3 меңнән артык кеше хезмәт куя.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading