16+

Рөстәм Миңнеханов: "Авылда да саклык чараларын күрегез!"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа һәм Чүпрәле районнарында булып, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Президент коронавирустан саклану чараларын үтәргә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов: "Авылда да саклык чараларын күрегез!"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа һәм Чүпрәле районнарында булып, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Президент коронавирустан саклану чараларын үтәргә чакырды.

Иң элек Рөстәм Миңнеханов Буа районы аграр комплексы активы белән очрашты, шулай ук җирле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән продукция күргәзмәсен карады.

Татарстан Президены тагын Буа районының быелгы чәчү мәйданнары структурасы белән танышты. Бүгенгә районда 16,6 мең уҗым культуралары бар, барысы да әйбәт кышлаган. Язгыларын чәчергә керешкәннәр.

Районда 40 га шикәр чөгендере чәчкәннәр. Сөрүлекләрне тырмалыйлар, юеш туфраклы җир кишәрлекләрен эшкәртәсе калган. Күпьеллык үләннәр ашланган. 

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгы Ранис Камәретдинов хәбәр иткәнчә, барлык сөт Зеленодольск сөт комбинатына эшкәртүгә тапшырыла.

«Авангард» ҖЧҖдә («Ак Барс» холдингы) Рөстәм Миңнеханов терлекчелек комплексының бозаулату бүлеге эше белән танышты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүе, шул исәптән ашлык чәчү һәм уңыш җыю, шулай ук терлекчелектә эшләү – барысы да өзлексез процесс:

– Сез, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, эшегезне ташлап тора алмыйсыз, шул ук вакытта кешеләр белән дә аралашырга туры килә. Шуңа күрә саклык чараларын күрегез. Әлбәттә, бүген әле авылда санитар-эпидемиологик ситуация катлаулы түгел. Буа районында яңа коронавирус инфекциясе белән авыру очрагы бер генә.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген беркем дә коронавирус инфекциясеннән иминләштерелмәгән. Кешеләр арасында тиешле дистанцияне сакларга кирәк, индивидуаль саклану чараларын кулланырга, кулларны юарга, сакланырга кирәк.

Бу якларга сәфәре барышында Президент Чүпрәле районындагы «Чынлы» ҖЧҖнең иген амбарында да булды.
«Чынлы» ҖЧҖ иген амбарының гомуми мәйданы - 5 га. Төп эшчәнлеге – орлыкчылык хуҗалыгы (1998 елдан). Монда 10 000 тонналык 13 орлык склады, автоүлчәүләр (30 тоннага кадәр), ашлык эшкәртү комплекслары, тагын СКУ-10 ашлык киптерү җайланмасы урнашкан.

Районда чәчүлекләр 62,4 мең га тәшкил итә. Туфрак эшкәртелгән, уҗымлылар тулысынча ашланган. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, райондагы авыл хуҗалыгы оешмалары сыйфатлы орлыклар белән тәэмин ителгән. 
Республика җитәкчесе Чүпрәле районы аграр комплексы активы белән очрашты, шулай ук кулланыла торган авыл хуҗалыгы техникасын карады, минераль ашламалар күләме белән кызыксынды. Районда эшләрнең торышы белән җирле җитәкче Марат Гаффаров таныштырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Җаббаров Ф.Ф.» ИПнең сөт эшкәртү цехына юнәлделәр. Цех 2015 елның февралендә ачылган, 8 млн. сум күләмендә инвестицияләр кертелгән. Эшкәртү куәте – тәүлегенә 1 т сөт. Монда 6 кеше эшли.

Индивидуаль эшкуар Фәнил Җаббаров чыгарылучы продукция турында сөйләде, бу – пастеризацияләнгән сөт, ряженка, кефир, эремчек, каймак, сөт өсте, йогурт, «Адыгәй» сыры. Продукция нигездә Чүпрәле районында, шулай ук Ульяновскта, Дмитровградта һәм Казан авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла.

Чыганак: ТР Президентының матбугат үзәге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading