16+

Рөстәм Миңнеханов: "Балаларны Яңа ел бәйрәменнән мәхрүм итә алмыйбыз"

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санының кимү тенденциясе күзәтелә. Шул ук вакытта грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының артуы күзәтелә: ноябрьдә атна саен 27 меңгә якын авыру теркәлгән булса, декабрь аенда атналык авырулар саны 30 меңгә якын кеше тәшкил итә. Грипп буенча эпидемия чиге олы яшьтәгеләр һәм укучылар арасында артып киткән.

Рөстәм Миңнеханов: "Балаларны Яңа ел бәйрәменнән мәхрүм итә алмыйбыз"

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санының кимү тенденциясе күзәтелә. Шул ук вакытта грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының артуы күзәтелә: ноябрьдә атна саен 27 меңгә якын авыру теркәлгән булса, декабрь аенда атналык авырулар саны 30 меңгә якын кеше тәшкил итә. Грипп буенча эпидемия чиге олы яшьтәгеләр һәм укучылар арасында артып киткән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, 2020 елда төбәктә гриппка каршы – 60%, быел исә 30% прививка ясалган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада гриппка каршы вакцинация 15 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, мәктәпкә керү юлында иртәнге фильтрлар югары нәтиҗәлелек күрсәтә. Соңгы тәүлектә генә дә республикада 503 укучы мәктәпкә кертелмәгән.

Шул ук вакытта ул ассызыклаганча, кайбер муниципаль районнарда фильтрлар формаль рәвештә эшли. Шул исәптән Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Мөслим һәм башка районнарда.

Бүген 16 муниципаль районда 280 сыйныф грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту аркасында өйләрендә калалар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бу – авырулар таралуны булдырмас өчен иң нәтиҗәле чара.

Яңа коронавирус йогышы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов яңа омикрон штаммы турында искә төшерде, ул 50дән артык илдә ачыкланган инде. Аның сүзләренә караганда, омикронны безнең төбәктә Төркия, БГӘ, Мисыр кебек илләрдән кертү мөмкинлеге аеруча борчу тудыра. «Вәзгыятьне контрольдә тоту өчен кирәкле бөтен нәрсә оештырылган, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Кирәк булса, без обсерваторларны ачарга әзер булырга тиеш. Казан һәм Бигеш халыкара аэропортларында әлеге илләрдән килгән затларга тест үткәрү дәвам итә".

Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада Covid-19 вакцинациясе дәвам итә. 175 вакцинация пункты җәелдерелгән, шул исәптән икесе  тәүлек әйләнәсендә эшли. Бүгенге көндә республикада беренче компонент – 2,2 млн.кеше прививка ясаткан. Бу атна дәвамында вакцинация яхшы темпларда бара, уртача 20 меңнән артык кеше прививка ясаткан. Бу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының җитди эше турында сөйли, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, балалар өчен яңа ел бәйрәмнәрен әзерләү һәм үткәрү һәм башка яңа ел чаралары Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп үткәрелергә тиеш. «Бу бик җитди – ул өлкәннәр һәм балаларның сәламәтлеген саклау алымы",- дип ассызыклады ул һәм муниципаль районнарда, санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып, чаралар оештыру өчен җаваплы башлыклар булуын билгеләп үтте.

Татарстан Президенты шулай ук тагын бер мөһим мәсьәләне билгеләде: республикада гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру. Ул бу темага игътибар итәргә һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар белән эшне тиешенчә оештырырга, шул исәптән медицина комиссияләрен үткәрергә, армиягә чакырылучыларны гаскәрләргә озатырга кушты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading