16+

Рөстәм Миңнеханов: "Бездә кунаклар күп булачак, бу – зур җаваплылык"

Татарстан Республикасында Яңа ел алды һәм Яңа ел чаралары үткәргәндә Роспотребнадзорның барлык санитар-эпидемиологик таләпләре үтәлергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов: "Бездә кунаклар күп булачак, бу – зур җаваплылык"

Татарстан Республикасында Яңа ел алды һәм Яңа ел чаралары үткәргәндә Роспотребнадзорның барлык санитар-эпидемиологик таләпләре үтәлергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ул яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар, шулай ук төбәктә бүгенге көндә сәламәтләнүчеләр статистикасы буенча мәгълүматлар китерде. Позиция катлаулы, әмма Роспотребнадзор һәм башка хезмәтләр ярдәмендә хәлләр контрольдә тотыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Сәламәтлек саклау өлкәсендә кирәкле ятаклар фонды тәэмин ителгән, барлык кирәкле медикаментлар да бар.

Яңа ел алды атнасына карамастан, барлык таләпләр дә җиренә җиткерелергә тиеш, дип кисәтте Рөстәм Миңнеханов, санитар-эпидемиологик иминлекнең барлык чаралары да катгый үтәлергә тиеш. Ул шулай ук Яңа ел чараларының ачык киңлекләрдә планлаштырылуын да искәртте.

Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат искә төшергәнчә, республикада Яңа ел корпоративларын үткәрүне тыймаганнар, әмма шул ук вакытта санитар-эпидемиологик иминлек чаралары катгый үтәлергә тиеш.

Татарстанда барлык музейлар, кунакханәләр, башка туризм объектлары ачык булачак, диде Рөстәм Миңнеханов, рестораннар Яңа ел төнендә иртәнге 3кә кадәр эшләячәк. Ул билгеләп үткәнчә, бүген республикада кунакханәләрдә 90-100 процентка кадәр урыннар броньланган. «Бездә кунаклар, туристлар күп булачак, һәм бу – зур җаваплылык, - диде Татарстан Президенты. –  Барлык кунакчыллык объектлары да Роспотребнадзорның барлык таләпләренә туры килергә тиеш".

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына даруханә челтәрләрендә медикаментларның кирәкле күләмнәрен тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә, дарулар китерү өлешендә волонтерлар белән эшне дәвам итәргә кушты.

Социаль челтәрләр белән эшләү турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов бу коммуникация инструменты белән актив эшләргә өндәде. "Әлбәттә, безгә социаль челтәрләрдә язылганнарның барысы да ошамый, әмма аларны искә алып эшләргә кирәк», - диде ул.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading