16+

Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында урып-җыю барышы турында сөйләште

16 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Визиты кысаларында ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм яңа «Био Агро" эретмә комплексында булды.

Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында урып-җыю барышы турында сөйләште

16 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Визиты кысаларында ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм яңа «Био Агро" эретмә комплексында булды.

Районның агросәнәгать секторы вәкилләре белән очрашу Түбән Кармалы авылы янында узды. Президентка урып-җыю барышы турында сөйләделәр. Чирмешән районында авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 87,5 мең га тәшкил итә, шул исәптән сөрүлекләр – 72 мең га, бүгенгә 3,1 мең га җыеп алынган, барлыгы 5,6 мең тонна яңа уңыш җыеп алынган. Уңыш –18 ц/га.

Әңгәмә барышында шулай ук һава шартлары һәм хуҗалыклар өчен азык әзерләү турында да фикер алыштылар. Бүген районда 3,8 мең га күпьеллык үлән чабылган. 10,3 мең тонна печән һәм 4,6 мең тонна сенаж әзерләнгән. Президент республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башлыклары белән берлектә, әлеге мәсьәләне аерым контрольдә тотарга, ә кирәк булганда, күрше төбәкләрдән терлек азыгы сатып алырга мөмкин, диде.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Био Агро" эретмә төене белән танышты. Стационар эретмә комплексы авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен тукландыру һәм корткычлардан, авырулардан, чүп үләннәреннән саклау эшләрен башкарганда су әзерләү өчен билгеләнгән.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бу корылыкка каршы иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Бөртекле һәм кузаклы культураларда эретмә комплексы ярдәмендә район өч тапкыр яфрак эшкәртү, үсемлекләрне саклау чаралары белән берлектә туклану уздырдылар.

Аннары Татарстан Президенты кыр станциясендә механизаторлар белән аралашты, алар белән урып-җыю эшләре һәм хезмәт шартлары турында фикер алышты.

https://president.tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading