Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итә һәм Россия төбәкләре арасында лидерлык позициясен саклый.
Скопировать ссылку
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итә һәм Россия төбәкләре арасында лидерлык позициясен саклый.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узып баручы ел җиңел булмады, ил җитди каршылыклар белән очрашты. «Илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин тирәсендә тупланып, без авырлыкларны бергә җиңеп чыгабыз, туган Татарстан һәм илебез өчен нәтиҗәле эшләвебезне дәвам итәбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция шартларында республика предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар, шулай ук күп кенә татарстанлылар МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм оештыруда актив катнаша.
«Без бу яхшы эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтле. Бүген бу залда катнашучы Россия Федерациясе Геройлары Марат Равил улы Алыков һәм Рафик Рәшит улы Ихсанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Борисович Богуславский, предприятие һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр, меценатлар һәм волонтерлар адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырый. Сез - барыгыз да патриотизм һәм гуманизмның ачык мисалы!» - Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре лауреатларына мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итә һәм Россия төбәкләре арасында лидерлык позициясен саклый: «Бүген без шулай ук республика үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатын арттыруга мөһим өлеш кертә торган сәнәгать, бизнес һәм социаль өлкә вәкилләрен хөрмәтлибез».
Комментарийлар