16+

Рөстәм Миңнеханов: Иң мөһиме – мәгариф учреждениеләре дистанцион укуга күчмәсен иде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф учреждениеләре һәм республика Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегенә дистанцион укуга күчүне булдырмас өчен Covid-19 профилактика һәм контроль чараларының үтәлешен катгый контрольдә тотарга кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бернинди онлайн-система да традицион укыту формаларын алмаштыра алмый. Дистанцион форматта белем бирүнең сыйфаты зыян күрә, шуңа күрә укучыларның читтән торып укуына юл куймаска кирәк. Моның өчен Президент уку йортларында эпидемиягә каршы чараларны катгыйландырырга кушты.

"Иң мөһиме – безнең барлык мәгариф учреждениеләре – югары уку йортлары, техникумнар, мәктәпләр, балалар бакчалары – эшләвен дәвам итсен. Бөтен җирдә контроль оештырылырга тиеш. Әгәр температурасы яки башка нинди дә булса шик бар икән, без аларны кире җибәрергә тиеш. Бездә мәктәпләрдә көненә 400-450 кеше фильтр узмый. Барлык җаваплы структуралар моны катгый күзәтергә тиеш", - диде ТР Президенты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading