Татарстан Президенты еллык Юллама белән чыгыш ясады
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Әлеге чара Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залында узды. Анда Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республиканың муниципаль берәмлекләре, учреждениеләре һәм преприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре - барлыгы 600гә якын кеше катнашты.
- Чит илләр белән киеренке мөнәсәбәтләр шартларында узган ел Татарстан өчен тулаем алганда уңышлы булды. Җитештерүдә һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә зур мөмкинлекләргә ия булуыбыз, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык – безнең өчен кыйммәте һәрчак үзгәрешсез калучы маяклар – республиканың эзлекле төстә үсешен тәэмин итәргә һәм тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга мөмкинлек бирде, - дип башлады ул чыгышын.
Шул ук вакытта: “Россиягә каршы күпсанлы чикләү-кысулар, янау сүзләре – хәтта корал куллануга кадәр барып җитү – илебезне, ихтыярыбызны чит илләрнең басымына буйсындырырга тырышу икәненә без соңгы вакытта ачыграк төшенә барабыз”, - дип белдерде.
Мәдәният
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан, аның исемен йөрткән 2 нче гимназия янында һәйкәл ачылачак.
- Киләсе ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Россия күләмендә танылу алган театрларыбызны - Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академи театрын, Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус зур драма театрын билгеләп узар һәм башка театрларга ярдәм итәр, театр сәнгатен алга таба үстерер өчен яхшы форсат булачак. Аеруча балалар театрына игътибарны арттырырга кирәк. Театр сәнгате туган телебезне, мәдәниятебезне сакларга ярдәм итә, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Телләр турында
Еллык Юлламада Рөстәм Миңнеханов туган телләр мәсьәләсе турында да әйтте.
- Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен укыту аерым киеренкелек тудырды. Безнең күзаллаулар, карашлар федераль хакимият органнары, экспертлар тарафыннан ишетелүе куандыра. Төзәтмәләр кертелгән гамәлдәге Закон Россия халыкларының туган телләрен өйрәнүгә кирәкле шартлар тудыра, - диде ул.
Шулай ук ул Владимир Путинның мәгариф форумында туган телләрне саклап калуга яңа программа кертергә өндәве ышаныч бирүен дә әйтте.
Президент фикеренчә, телләр мәсьәләсе турында фикер алышу безнең барыбыз өчен дә, Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен дә җитди бурычлар куя.
-Татар телен укыту алымнары һәм технологияләрен камилләштерү мәсьәләсе озак вакыт хәл ителмәве – җитди кимчелегебез. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына, федераль министрлык белән хезмәттәшлектә, вазгыятьне үзгәртүне максат итеп куйган оператив карарлар кабул итү кирәк. Укыту программалары һәм планнары туган телне мәҗбүри өйрәнүне искә алырга тиеш. Моннан тыш, Мәгариф һәм фән министрлыгына милли мәгарифнең бөтен инфраструктурасы үсешенә кагылышлы мәсьәләләр комплексын эшләп бетерергә кирәк. КФУ белән милли педагогика институтын булдыру мәсьәләсен төгәлләү зарур, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты милли телләр үсеше турында сөйләүне дәвам итеп, республикадан читтә яшәүче татарларга булышлык күрсәтү, тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклап калу – Татарстанның Конституцион бурычы. Бөтендөнья татар конгрессы съездлары әлеге мәсьәләләрнең аеруча актуаль булуын күрсәтте, дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов җаваплы булган бөтен хөкүмәт органнарына, Бөтендөнья татар конгрессына, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте кебек милли иҗтимагый оешмаларга бу юнәлештә, бигрәк тә ана телен саклауда, эшчәнлеген активлаштырырга кирәклеген әйтте.
- “Татар халкы үсеш стратегиясе”н кабул итүне сузу безне бер дә бизәми. Ул татарларның милли идентификациясе, халыкның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген уртак карашка нигезләнеп берләштергән документ булырга тиеш. Бу эш өчен Бөтендөнья татар конгрессы җаваплы, - дип искәртте.
Авыл хуҗалыгы
Татарстан Президенты авыл хуҗалыгына тукталып, аның икътисадның бер тармагы гына түгел, ә яшәү рәвеше дә икәнлеген ассызыклады. Моннан тыш, аның телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда өлеше бик зур икәнлеген дә әйтте.
- Без авылга һәрчак булышып килдек. Аңа алга таба да ярдәм итәрбез. Күпләгән республика программалары шул максатка юнәлгән, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген арттырырга кирәклеген әйтте. Мөмкинлекләре бер дәрәҗәдәрәк булган район һәм хуҗалыкларның төрле нәтиҗәләр күрсәтүеннән канәгать булмавын белдерде.
- Мәсәлән, Лениногорск, Чүпрәле һәм Апас районнарының сөрү җирләре мәйданнары Кукмара һәм Балтач районнары кебек булса да, алар бер гектардан ике тапкырга азрак акчалата керем кертә. Яки Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгы нибары 2,5 мең сыер асрый. Ә алар тәүлегенә 77 тонна сөт җитештерә. Бу күрсәткечләр ике тапкырга күбрәк сыеры булган Әгерҗе районына караганда да артыграк. Шулай ук Мамадыш районының “Продпрограмма” компаниясе тәүлегенә 140 тонна сөт җитештерә. Бу Баулы, Алабуга һәм Балык Бистәсе районнары барысы бергә биргән күрсәткечләрдән дә күбрәк, - дип мисал китерде.
Моннан тыш, Татарстан Президенты файдаланылмаган җирләрне хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү буенча нәтиҗәле чаралар күрергә кирәклеген әйтте. Аның әйтүенчә, соңгы вакытта торак пунктлар чикләрендә авыл хуҗалыгы җирләрен яңадан бүлү эшләре башкарыла. Соңгы дүрт елда республикада 5 мең гектарга якын җир торак пунктлар составына күчерелгән. Тик әлеге җирләр озак вакыт үзләштерелмичә кала.
- Бу хакимият органнары, Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, республиканың баш архитекторы, район башлыклары тарафыннан тиешле дәрәҗәдә контроль булмавы турында сөйли. Республика хөкүмәтенә әлеге мәсьәләне аерым контрольгә алуын сорыйм. Тагын бер кат искәртәм: җир эшләргә тиеш! - диде Рөстәм Миңнеханов.
Төзелеш
- Без 3 яшьтән өлкәнрәк балаларның барысына да диярлек урыннар булдырдык. Киләсе этап – ясле урыннарын арттыру. Алга таба 6 мең урынга исәпләнгән 29 балалар бакчасы төзү планлаштырылган, аларның яртысы – ясле яшендәге сабыйлар. Бу яшь әниләргә, теләкләре булганда, иртәрәк эшкә чыгу мөмкинлеген бирәчәк, - диде ул.
Аның сүзләренчә, сәламәтлек саклау учреждениеләрен яңартуга 30 миллиард сумнан күбрәк акча тотылган.
- Моннан тыш, быел без Россиядә тиңдәше булмаган программаны төгәллибез – республикадагы барлык 197 сырхауханәне дә ремонтлап, заманча җиһазландырабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент әйтүенчә, республикада алга таба да җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасы дәвам итәчәк. Шушы елларда гына да 250дән артык объект тәртипкә китерелгән яки төзелгән. Быел тагын 58 объект төзекләндереләчәк.
Мәгариф
Рөстәм Миңнеханов еллык Юлламада билгеләп узганча, мәгариф системасының барлык баскычлары өчен төп тема булып балалар бакчасыннан һәм башлангыч сыйныфлардан ук балаларга дөрес һөнәри юнәлеш бирү тора. Биредә остазлык институты гаять әһәмиятле урын алып тора һәм аны актив рәвештә үстерергә кирәк. Югары уку йортлары, фәнни коллективлар һәм уңышлы компанияләр мәгариф оешмаларының партнерлары булырга тиеш.
Стратегик инициативалар агентлыгының «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» проектын моңа уңай мисал буларак китерергә мөмкин.
- Иҗади, креатив яшьләр аерым игътибар сорый. Алар алда торган бурычларны стандарт булмаган алымнар белән хәл итә, яшь буын фикеренә йогынты ясый. Без алга таба да креатив индустрияләр үзәкләрен үстерергә, аларның вәкилләрен гамәлдәге мәдәни, мәгариф һәм яшьләр үзәкләре эшенә җәлеп итәргә, яңа иҗат продуктларын булдыру һәм тарату эшенә булышлык күрсәтергә тиеш, - диде Президент.
Эш белән мәшгульлек
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хезмәт базарын формалаштыру мәсьәләсе аерым игътибар таләп итә. Эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән эш урыннарының саны бүгенге көнгә 46 меңгә җиткән, һәр өченче вакансия – җитештерүдә, авыл хуҗалыгында һәм төзелештә квалификацияле эшчеләргә, урта звено белгечләренә булган ихтыяҗ.
Пенсия яшенә җиткән кешеләр белән эшләүдә дә бик җитди эш алып барырга кирәклеген әйтте Президент.
- Пенсия турында законнарга үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә пенсия яшенә җитмәгән кешеләрне эш белән тәэмин итү, аларны һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм сәламәтләндерү мәсьәләләрен хәл итү өлешендә бик җитди эш алып бару таләп ителә, - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, федераль законнарда эш бирүчеләрнең әлеге категория гражданнар өчен эш урыннарын саклап калуда җаваплылыгын кискен арттыру каралды һәм бу гражданнарга барлык федераль ташламалар да сакланып калды. Татарстанда да нәкъ шундый ук ташламалар кабул ителәчәк.
Сәламәтлек
Рөстәм Миңнеханов халыкның гомер озынлыгын арттыру (илебез Президенты 2024 елга кадәр 78 яшь дип белдерде), кан әйләнеше системасы авыруларыннан һәм яман шеш авыруларыннан үлүчеләрнең санын киметү сәламәтлек саклау системасы өчен киләсе елларда өстенлекле бурыч булып торуын әйтте.
Әлеге максатларда республикада тагын башлангыч дәрәҗәдә кан тамырларын тикшерү буенча ике үзәк ачу, гамәлдәге 18 үзәкне яңадан җиһазландыру, Республика онкология диспансерын реконструкцияләү, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә аның ике филиалын, шулай ук Балалар онкогематология үзәген төзү планлаштырылуын әйтте.
Моннан тыш, олы яшьтәге гражданнар өчен махсуслаштырылган медицина ярдәме үзәге – гериатрия хезмәте оештыру ихтыяҗы да килеп туганлыгын ассызыклады. Һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына тиешле тәкъдимнәр әзерләүне йөкләде.
- Моннан тыш, сәламәтлек саклау өлкәсендә профилактика һәм диспансеризация төп рольне уйнарга тиеш. Ел саен бу максатка республика якынча 2 млрд сум бүлеп бирә. Диспансеризация авыруны иртә ачыклауга, вакытында диспансер куюга, квалификацияле дәвалауга юнәлгән булырга тиеш. Шуңа күрә аның сыйфатын күтәрү кирәк, - диде Президент.
Лев Толстой елы уңаеннан үземнең чыгышымны бөек классикның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Орлык җиргә төшә дә күмелә, ә тиздән шул орлыктан зур агач үсеп чыга. Фикер дә шулай, ул күренми, әмма кешелек дөньясындагы иң күренекле вакыйгаларның нигезендә нәкъ менә фикер ята».
Чыннан да, моннан берничә еллар элек шундый амбицияле һәм чынга ашмастай булып тоелган идеяләрне бүген без инде тормышка ашырдык. Кичәге хыял-омтылышларыбыз бүген – чынбарлык.
Бүгенге көндә әле күңел түрендә генә йөрткән иң кыю, иң тәвәккәл планнарыбызны, һичшиксез, якын киләчәктә тормышка ашырырбыз, дип ышанып калам. Иң мөһиме, үз-үзеңә ышанырга, үзгәрешләрдән курыкмаска һәм нык адымнар белән үз максатыңа барырга!
Сүзен-сүзгә
Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, аграр һәм җитештерү сәясәте комитеты җитәкчесе:
– Әлеге Юлламада Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тормышның бөтен ягын да колачлады. Бер сәгать тә ун минут эчендә ул эшләнгән эшләргә анализ ясады һәм бөтенебезне дә борчый торган мәсьәләләргә тукталып, аларны хәл итү, үсеш юлларын күрсәтте. Елдагыча, авыл хуҗалыгына да зур игътибар бирде. Аеруча хуҗалык итүнең кече формаларын, кооперативларны һәм агропаркларны үстерү мәсьәләләренә тукталды. Авылны саклауга юнәлтелгән фикерләре ошады, Президентыбыз файдаланмаган җирләргә булган мөнәсәбәтен дә белдерде. Бу мәсьәлә аны чыннан да борчый. Минем өчен күңелемә һуш килгән тагын бер мәсьәлә – 2019 елны Эшче һөнәрләр елы дип игълан итү булды. Моннан тыш, соңгы елларда дөрес кабул ителмәгән карарлар аркасында, мәктәп балалары эштән бизә башлаган иде. Президент әлеге Юлламасында укучыларны мәктәптән үк эшкә, эшмәкәрлеккә өйрәтү кирәклегенә басым ясады. Монысы да бик ошады. Шулай ук, туган һәм дәүләт телләренә игътибарны арттырырга кирәк, дигән фикере бик урынлы иде. Икътисадны күтәрү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелде.
Алда безне тагын бер зур вакыйга – Татарстанның 100 еллыгы көтә. Бу чыннан да зур тарихи дата. Шушы уңайдан булачак чаралар турында да белдек.
Кыскасы, борчыган сорауларыбызның чишелеш юллары шушы Юлламада билгеләнде. Батыр калу елдан-ел авыр. Үзебезнең үсеш темпларын тоту өчен, дөрес карарлар кабул итәргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов сәнәгатьтә, икътисадта, милли мәсьәләләрдә үз фикерен дөрес итеп аңлатып, безгә юлын күрсәтте дип саныйм. Без, депутатлар, аны тагын бер кат карап чыгып, комитет утырышларында, сессияләрдә фикер алышып, Президент фикерләрен халыкка җиткереп, нәтиҗәләр ясарбыз дип уйлыйм.
Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы рәисе:
– Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык Юлламасында республикабызның җирле үзидарәләрен камилләштерү мәсьәләсенә зур игътибар бирде. Без инде ун ел дәвамында җирле үзидарәләр турындагы яңа закон буенча яшибез. Шушы вакыт эчендә муниципалитетлар ныгыды, мөстәкыйльлек алды, дәүләт органнары белән эшләүдә тулы бер система урнашты. Муниципаль хакимиятнең төп бурычы – гражданнарга лаеклы тормыш тәэмин итү өчен көндәлек мәсьәләләрне хәл итү, халык мәнфәгатьләреннән чыгып, әһәмиятле мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итәр өчен кирәкле шартлар булдыру.
Әлегә җирле үзидарәләр системасы бик үк нәтиҗәле эшли дип әйтеп булмый. Моңа финанс мөмкинлекләре җитәрлек һәм оештыру структурасының камил булмавы сәбәпче. Муниципаль органнарның оештыру структурасы системага салынган булырга тиеш. Хәзерге вакытта Президент Аппараты, Муниципаль берәмлекләр советы белән берлектә, җирле үзидарәләр органнары структуралары стандартын эшли. Ул исә киләчәктә муниципалитетларга җирле үзидарә органнары системасын тагын да нәтиҗәлерәк корырга мөмкинлек бирәчәк. Бу үз чиратында муниципалитетлар эшчәнлеген камилләштерүгә китерәчәк.
Зөһрә Садыйкова әзерләде
Фото: president.tatarstan.ru
Комментарийлар