16+

Рөстәм Миңнеханов: «Команда булып эшләү нәтиҗәләрен дә бирә»

Яңа чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларга берничә көн калып барганда, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, «бердәмроссия»ле кандидатлар белән очрашып, сайлау кампаниясе стратегиясе, алга таба эш планнары турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов: «Команда булып эшләү нәтиҗәләрен дә бирә»

Яңа чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларга берничә көн калып барганда, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, «бердәмроссия»ле кандидатлар белән очрашып, сайлау кампаниясе стратегиясе, алга таба эш планнары турында фикер алышты.

«Мәскәү» мәдәни үзәгендә узган очрашуда кандидатлар Президентка Татарстан «Бердәм Россия»се кампания барышында гамәлгә ашырган проектлар хакында сөйләде. Партиянең төбәк бүлеге сек­ретаре Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, сайлау кампаниясе – финиш сызыгында.

– Без булдырган стратегия тормышка ашырыла дип ышанып әйтә алабыз. «Бердәм Россия» партиясе популяр булмаган, әмма ил өчен бик мөһим булган карарларны гамәлгә ашыру өчен үз өстенә зур җавап­лылык алды. Халык белән очрашуларда проблемалар турында ачыктан-ачык әйтәбез, аларның пенсия һәм чүп реформасы белән бәйле булган катлаулы сорауларына җавап бирәбез, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов аның сүзләре белән килешүен белдерде.
– Без – хакимият партиясе. Шулай ук, үзебезнең казанышларыбыз белән бергә, җитешсезлекләребез булуын да аңларга тиешбез. Монда ФАП төзедек, монда юллар салдык, дип кенә әйтергә тиеш түгелбез. Булган проблемаларны алып, аларны ничек хәл итәсен халыкка җиткерергә кирәк. Безнең көч шунда. Сабыр булу да зарур. Көчле команда булганга, бүген республикада шундый үсеш. Команда булып эшләү нәтиҗәләрен дә бирә. Халык алдында ул бер имтихан булып тора. Мактау сүзләре генә түгел, кайвакыт тәнкый­те дә булыр. Аны да кабул итә белегез. Кешеләр белән эшләргә, аларны тыңларга өйрәнергә кирәк, – диде Президент.
Фәрит Мөхәммәтшин, «Бердәм Россия»нең сайлау алды кампаниясе вакытында гамәлгә ашырган проект­ларына тукталып, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында халык белән 700 очрашу үткәрелүе турында хәбәр итте. «Минем депутат» системасына 6000нән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән. Мобиль кабул итү пунктлары республика район һәм шәһәрләрендә 500 кешене кабул иткән. Волонтерлар 2000нән артык пикет уздыр­ган. Кандидатлар телевидение, радио, шәһәр һәм район­нар мәйданчык­ларында 50 дебатта катнашкан. «Бердәм Россия» бу эшне сайлау кампаниясенең соңгы көненә кадәр алып барырга һәм аны 8 сентябрьдә җиңү белән тәмамларга әзер.

Рөстәм Миңнеханов, «бердәмроссия»леләрнең халык белән турыдан-туры аралашуын хуплап, сайлаулар булмаса да, эшнең шушы формасын уйлап табарга иде, диде. Аныңча, халыктан алынган наказлар, теләк-тәкъдимнәрне эшкәртеп, сайлау алды кампаниясе нәтиҗәләре буенча аларга җитди анализ ясарга кирәк.
– Сездән тәкъдимнәр көтәм. Ишегалларын ремонтлау программасы ул –   партия инициативасы. Өч ел эчендә аны эшләп чыгарга кирәк, бу бик катлаулы бурыч. Әмма без шуның өчен, авыр проблемаларны хәл итү өчен дә эшлибез бит, – диде ул. Очрашуны тәмамлап, кандидатларга соңгы атнаның кампания өчен иң мөһиме булуын билгеләп үтте. – Язмышны хәл итә торган вакыт. 8 сентябрьгә кадәр әле эшлисе эшләр күп. Халык белән максималь санда очрашулар уздырасы бар. Безгә җиңәргә генә түгел, ышанычлы итеп җиңәргә кирәк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading