16+

Рөстәм Миңнеханов Рус теле көненә багышланган бәйрәмдә катнашты

Татарстан хакимияте яшьләрнең халык мирасына тартылу омтылышын хуплаячак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рус теле көненә багышланган бәйрәм концертында әйтте. Республика Президенты тантанага җыелган кешеләрне Рус теле көне һәм рус әдәбияты классигы Александр Пушкинның туган көне белән тәбрикләде.

«Россия Президенты Владимир Путин әйткәнчә, рус дөньясы Россия белән рухи бәйләнештә булган, Ватаныбыз белән рухи элемтә булган, үзен рус теленә, мәдәниятенә һәм тарихына бәйле итеп тойган һәркемне җыйды һәм берләштерде», — диде ул.

Миңнеханов әйткәнчә, рус теленең байлыгы рус мәдәниятенең күпкырлылыгын гына күрсәтеп калмый, ә Россия халыкларының рухи байлыгы тирәнлеген дә ачарга ярдәм итә. «Гасырлар дәвамында иңгә-иң куеп яшәп, без — төрле милләт вәкилләре, Ватаныбызда яшәүче һәр кеше өчен туган телнең никадәр кадерле булуын аңлыйбыз», — диде ул.

Татарстанда телләрне саклау һәм үстерүгә, әдәбиятны популярлаштыруга аерым игътибар бирелә, диде Президент. «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында без республикада яшәүче халыкларның рухи казанышларын саклау һәм арттыру өчен бар көчебезне куябыз», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «әхлакый нигезләрне ныгытуда һәм мәдәниятне күрсәтүдә» укытучыларның, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең, рухи лидерларның, энтузиастларның һәм җәмәгать эшлеклеләренең хезмәте бәяләп бетергесез. «Сезнең югары идеалларга карата ихлас һәм тугры булуыгыз — үсеп килүче буын өчен иң яхшы үрнәк», — дип дәвам итте Президент.

Татарстан Президенты сүзләренчә, рус мәдәниятенең матурлыгы һәм күптөрле булуы халык бәйрәмнәре һәм чаралар уздырганда ачык чагыла. Аерым алганда, бу Каравон, Кирилл-Мефодий укулары, «Алексеевские перезвоны» фестивале, Спас ярминкәсе, «Кузьминки» һәм башка бәйрәмнәр.

«Бу чараларда балалар һәм яшьләр коллективлары актив катнаша, бу милли тамырларның әле нык булуын күрсәтә», — дип йомгаклады ул.

Рөстәм Миңнеханов мәдәният әһелләренә һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә Татарстанның дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading