Ун илдән, Россиянең 37 төбәгеннән 200 делегат «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумына җыелды, ул уникенче тапкыр үткәрелде.
Быелгысы ничектер үзгәрәк мохиттә үтте кебек, тынычрак, тыйнаграк, артык хисләргә бирелмичәрәк дип әйтимме. Әллә инде аралашу, сөйләшүнең яңа төрле форматына күчеп барабыз, әллә тел, милләт мәсьәләләре өстендә куерган болытлар шулай тәэсир иттеме, кыскасы, форумда катнашучылар аз сүзле кебек тоелдылар, ә бәлки бу аларның бик тә эшлекле булуларыннандыр. Татарларны мактанырга яраталар дип әйтәләр, мактанмаслык та түгел шул. Дөньяның кайсы читендә ниләр генә эшләп, майтарып ятмый татар егетләре.
Кытайда туып-үскән, Татарстанда тугыз ел белем алган татар егете Әхмәтҗан Галиев Кытай Халык Республикасының Шэньчжэн шәһәрендә «Татар йорты» сәүдә үзәген ачкан. Моннан берничә ел элек Әхмәтҗан Галиев нәкъ шушы ук форумда: «Татарстанга бик зур рәхмәт, монда мин белем алдым, инде бурычны кайтарырга, милләтемә файдалы булырга вакыт җитте», – дип әйткән иде. Әхмәтҗанга әле 28 генә яшь, ул вакытта әле бөтенләй яшь егет, аның бу сүзләре бик эчкерсез әйтелсә дә, чынбарлыктан ерак кебек тоелган иде. Күп вакыт та үтмәде, егетебез «Татар йорты» бренды аша татарларны, Татарстанны бөтен дөньяга танытырга, милләттәшләребез җитештергән продукцияләрне дөнья базарына чыгару, сату эшенә алынган. Кытайдагы әлеге «Татар йорты» 550000 кв.м мәйданны биләгән күргәзмә залыннан тора һәм 2 миллионнан артык Кытай кибетләренә үзләре җитештергән товарны биредә тәкъдим итү мөмкинлеген бирә.
– Икътисади һәм фәнни алгарыш өлкәсенә килсәк, Кытай – иң алдынгы рәтләрдә, ә менә экологик чиста, сыйфатлы ризык җитеп бетми. Татарстанда, Россиядә ул бар. Безнең максат – «Татар йорты» аша Кытай халкын сыйфатлы ризык белән тәэмин итү, – ди Әхмәтҗан.
Хезмәттәшләре аны, яратып, безнең бриллиантыбыз дип йөртә. Безнеке дә бит ул дип уйлавы гына да рәхәт.
Мордовиядән килгән Касыйм Баймашев немецларга, французларга, итальяннарга, тагын бик күп илдә яшәүче халыкларга үзләре үстереп әзерләгән көнбагыш ашата.
– 2002 елда үз эшебезне башлап җибәргән идек, бик тә тырышып-тырышып җитештерүне ел саен 25 процентка арттырып, бүгенге нәтиҗәләргә килеп җиттек. Ай саен 6 мең тонна көнбагышны чит илгә озатабыз, – ди Касыйм Баймашев.
Бу аларның – гаилә бизнесы. Авылның яшәеше көйле барсын өчен дә алар бик күп көч куя, ярдәм итә.
катнашучылар форумның эшчәнлегенә югары бәя бирде.
– Биредән ниндидер үзгә энергия алып кайтасың. Аралашу, сөйләшү бик кирәк, – ди Башкортстанның Туймазы районы, Төмәнәк авылыннан килгән Фәнир Галимов.
Әлбәттә инде, нәтиҗәләр дә бар. Бүгенге көндә Архангельск өлкәсендә яшәүче татар егетләре шул ук бренд белән Кукмара савыт-сабаларын җитештереп яталар икән, бу – шул хезмәттәшлекнең бер үрнәге. Бик кызганыч, әлбәттә, аның җитәкчесе Рим Кәлимуллин, татарча бик яхшы сөйләшсә дә, нигәдер русча чыгыш ясады. Чыгышларның берсендә татар милләте турында диаспора дигән сүз дә кулланылган иде, аны Рөстәм Миңнеханов бик тиз төзәтте. Диаспора гына булып каласы түгел иде шул.
– Дөньяда төшеп калганнардан түгел, шулай да без тагын да көчәергә тиеш. Бер урында тору ярамый, татар кешесе гел һөнәрле булган, ул гел табыш, үзгәреш эзләгән. Ябылырга ярамый, нинди мөмкинлекләр бар, шунда керергә, шуны кулланырга кирәк. Булдыклы, көчле булуыбыз безгә яңа мөмкинлекләр ача. Бу безгә динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау мөмкинлеген бирәчәк. Сезнең кебек егетләр үзенең туган телендә сөйләшергә тиеш. Без бүген тел турында әйтми булдыра алмыйбыз. Татар теле кирәкми дип беркем дә әйтергә тиеш түгел. Ничек инде кирәк булмасын?! Бүген булмаса, иртәгә яшәешең, бизнесың өчен кирәк булырга мөмкин. Нигә менә Кытайда туып-үскән егет татарча белә дә, без белмибез. Менә мондый очрашуларда да без татар телендә сөйләшергә тиеш. Ун тапкыр ялгышырсың, унберенчесендә дөрес булыр. Татар телен мәчетләрдә өйрәтүне, шулай ук интернет мөмкинлекләрне куллануны да көчәйтергә кирәк, – диде Татарстан Президенты. – Без кайчандыр хәләл ризык җитештерү турында да сөйләгән идек, хәзер хәләл яшәү рәвеше турында сөйләшер вакыт җитте. Бу әле ачылмаган бизнес тармагы. Ул безгә яңа киңлекләр, яңа мөмкинлекләр ача. Татарстан мөселман илләре белән хезмәттәшлек итә, алар өчен хәләл туризм тармагын җәелдереп җибәрик. Электрон сәүдә бүген бик актуаль, аны өйрәнергә, кулланырга кирәк. Бергә-бергә киңәшләшеп, аралашып эшлик. Сезнең тәкъдимнәрегезне, үтенечләрегезне без өйрәнербез, карарлар кабул итәрбез.
Үтенечләр чыннан да күп булды. Һәр чыгыш ясаучы Рөстәм Миңнеханов белән шәхсән күрешеп нинди дә булса сорауны хәл итәргә, үзләренә кунакка чакырып калырга тырышты.
Алтайдан килгән Әнвәр Солтановның чыгышы аеруча күңелгә кереп калды. Ул шушындый форматтагы сөйләшүне Алтайда үткәрергә тәкъдим итте.
– Бүгенге көндә Алтай өлкәсендә бик нык алган киткән икътисади тармаклар бар, без бер-беребезгә файдалы була алабыз. Килегез әле Алтайга, – диде ул, үтенеп диярлек, үзенең чыгышында.
Алтайга бару турында кем генә хыялланмый икән?
– Безнең тарих Алтайдан башлана. Искитмәле җирләр, кемнәрдер сатып алып бетергәнче, Әнвәр анда булганда барырга кирәк, – диде аңа каршы Рөстәм Миңнеханов.
Алтайдамы, Кытайдамы булсын дип җан атып тырышып эшләп, яшәп ятучы милләттәшләребез булганда, югалмабыз, Алла боерса. Киләсе форумда бөтен чыгышлар да татар телендә дә булмасмы әле.
Комментарийлар