16+

Рөстәм Миңнеханов Ташкентта җирле татарлар белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Үзбәкстан башкаласы Ташкентка эшлекле сәфәр кыла. Бүгенге иртәне Президент җирле татар диаспорасы вәкилләре белән очрашудан башлады. Үзбәкстанда 300 меңнән арты татар гомер кичерә.

Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары белән очрашты. Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин белән Үзбәкстанның татар һәм башкорт оешмасы җитәкчесе Рим Гыйниятуллин Татарстан Президентына үзләрендәге оешмалар эшчәнлеге, татарлар тормышы хакында сөйләде.

Бүгенге көндә Үзбәкстанда 300 меңнән артык татар яши икән. Бу - Россиядән чиктә булган илләрдәге иң күп саннарның берсе. Татарлар бигрәк тә Ташкент һәм Сәмәрканд җирлегендә яши. 8 апрельдә Үзбәкстан татар җәмгыяте оешуга 30 ел тула. Әлбәттә, җирле татарлар әлеге чараны бәйрәм итәргә Татарстан ягын да чакырды. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов бәйрәм чараларына Татарстаннан делегация, аерым алганда, сәнгать әһелләре җибәрәчәге хакында белдергән. Үз чиратында, Президент биредәге милләттәшләребезне Идел буенда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чараларына, шулай ук август башында узачак Бөтендөнья татар конгрессыныа чираттагы утырышына чакырды. Моннан тыш, узган елда Үзбәкстанда коронавирус сәбәпле узмый калган "Татар кызы" конкурсы финалын биредә үк көз айларында уздырырга килештеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading