16+

Рөстәм Миңнеханов татар имамнарына: “Сез иң ышанычлы таянычыбыз”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кунакларына шулай дип белдерде. Форумдагы чыгышларның телебезне саклау, балаларны тәрбияләү мәсьәләләренә багышлануын билгеләп, бу эштә дин әһелләренә таянуларын да искәртте. 

-  Хөрмәтле имамнарыбыз, дин кардәшләребез. Кичә зур форум булды. Анда Патриарх та чыгыш ясады. Православие бүген ислам динендә үзенә терәк бара. Дөньядагы хәлләрне беләбез, кая таба баруы аңлашыла торган түгел. Анда ниндидер беренче әти-әни, икенче әти, балалар ничәдер яшькә җиткәч, малаймы, кызмы - ул дөрес хәлләр түгел, аның белән көрәшергә кирәк. Кем көрәшә ала? Ислам дине һәм православие, - диде ул. 
Форумдагы чыгышларның телебезне саклау, балаларны тәрбияләү мәсьәләләренә багышлануын билгеләп, бу эштә дин әһелләренә таянуларын да искәртте. 
- Сез безнең иң ышанычлы таянычыбыз. Бу эшне сезнең белән тыгыз элемтәдә торып алып бармасак, ул башка бер кешегә дә кирәк түгел. Әгәр татарның киләчәге булсын дип теләсәк, киңәшергә, мәдрәсәләр белән эшне оештырырга кирәк. Зур иганәчеләрне үзебезгә җәлеп итү кирәк. Хөкүмәт кенә бу эшне тарта алмый, - дип, ул имамнарга тагын бер кат хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading