Президент әйткәнчә, форумда Россиянең 50 төбәгеннән 170тән артык компания һәм чит илләр компанияләре катнаша. Иң зур экспозиция Белоруссиянеке, алар газ двигательле комбайннар һәм тәгәрмәчле тракторлар алып килгән.
Энергия чыганакларына сакчыллыкка ирешүдә коммерция предприятиеләреннән “Татнефть”, “Түбән Кама нефтьхимия”, “Казан органик синтез”, “КАМАЗ”, Горький исемендәге суднолар төзү заводы һәм “Майский” теплица комбинатын мактады республика башлыгы. Бюджет учреждениеләренә, киресенчә, тәнкыйть сүзләре эләкте. Мәсәлән, мәгариф учреждениеләренә тотылган электр чыгымнары күрсәткечендә, Россия төбәкләре арасында Татарстан 74нче урында, сәламәтлек саклау учреждениеләре 29нчы урында. Җылылык энергиясе тоту күләмнәре буенча мәгариф учреждениеләре-39нчы, ә сәламәтлек саклау учреждениеләре 35нче урында.
- Безгә бюджет тармагында энергия чыганакларына сакчыллыкка ирешү максатында программа әзерләү бик кирәк. Әгәр без чаралар күрмәсәк, чыгымнар дүрт мәртәбәгә артачак. Бу эшкә министрлыклар һәм Энергиягә сакчыллык үзәге алынырга тиеш. Ярты елда мондый программа әзерләнергә һәм кабул ителергә тиеш, - дип, күрсәтмә бирде Рөстәм Миңнеханов.
Республикада альтернатив энергия чыганаклары да өйрәнелә. Кама Тамагы, Спас һәм Балык Бистәсе районнары җирлегендә җил куәтен хисаплау тәҗрибә-сынаулары үткәрелгән.
- Җил энергиясе өч мәйданда өйрәнелде, өчесе дә җилдән энергия алу өчен кулай,-диде Рөстәм Миңнеханов.
Казанда күп фатирлы 1300 йортка үз җылылык пункты (ИТП) көйләнелгән, шул рәвешле энергия чыганакларына 27 процент экономия ясалган. Татарстан Президенты 2022 елга кадәр республикадагы күп фатирлы барлык йортларга да ИТП урнаштырып бетерергә чакырды.Татарстанда транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерүнең әһәмиятле проект булганлыгын билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Июцин үзенең чыгышында Татарстанның энергия чыганакларына сакчыллыкта Россия төбәкләре арасында алдынгылар сафында булуын әйтте.
- Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин энергия чыганакларына сакчыллыкка ирешү бурычы куйды. Татарстандагы бу форумны киләсе елларда “Энергия чыганакларына сакчыллык һәм экология” дип киңәйтергә тәкъдим итәм, - диде Антон Июцин.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады.
Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләгәнчә, республикада 2022 елга электр энергиясе җитештерүне, 2017 ел белән чагыштырганда, 15,5 процентка арттыру ниятләнелә. Электр энергиясе 2017 елда 22,1 миллиард кВт сәгать тәшкил иткән. Республикада 5 елда Казанның 1нче, 2нче, 3нче ТЭЦлары һәм Түбән Камадагы ТЭЦ яңартылган. Зәй ГРЭСын техник җиһазландыру чаралары үткәрелә.
- Татарстанда хәзер 5,5 мең транспорт чарасы газ двигателендә эшли. Быел тагын 2 мең машина газ ягулыгына көйләнелә, автомобильләргә газ тутыру станцияләрен төзү дәвам итә, - диде Альберт Кәримов.
Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев форумда татарча чыгыш ясады. Ул Арча шәһәренең Бакый Урманче урамындагы күп фатирлы йортларга куелган “акыллы хисаплагычлар”ның файдасы турында әйтте.
Комментарийлар