16+

Рөстәм Миңнеханов юлларда кеше һәлак булуның өч төп сәбәбен атады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрнең өч төп сәбәбен билгеләде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының уртак утырышында хәбәр итте. Утырышның төп темасы - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен  һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чаралары.

«Бездә кешеләр һәлак булу очракларының 75%ын тәшкил итүче өч төп сәбәбе бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу - каршы полосага чыгу, җәяүлене бәрдерү, исерек килеш машина йөртү. Үлем очракларының дүрттән бере каршы юлга чыгуга бәйле».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый хокук бозуларны кисәтүнең яңа рәвешләре мәсьәләсен карау мөһим. Ул шулай ук Краснодар крае тәҗрибәсенә игътибар итәргә чакырды. Анда хокук бозуларны документлаштыру пилотсыз очкычларда урнаштырылган «Тайфун» фото - һәм видеокүзәтү камералары ярдәмендә алып барыла.

Җәяүлеләрнең һәлак булулары, автомобильләрнең җәяүлеләрне бәрдерүләре турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов алар өчен имин шартлар тудырырга өндәде, бигрәк тә караңгы вакытта. Ул искәрткәнчә, балаларның, нигездә, киемендә һәм мәктәп портфельләрендә яктылык кайтаручылар бар. Ләкин, үлгән җәяүлеләрнең күбесе олы яшьтәге кешеләр.

Исерек шоферлар аркасында ел саен күп кеше һәлак була, дип белдерде Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, мондый хокук бозуларны кисәтүгә, шул исәптән җәмәгать активистларын эшкә җәлеп итеп, аерым игътибар бирергә кирәк. Халыкка исерек хәлдә машина йөртүнең тыелуын  һәм ахыргы нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук юлларда электр скутерларын куллану турында да аңлатма бирде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, кабул ителгән чаралар комплексы юллардагы вәзгыятьне тотрыкландыруга ирешергә мөмкинлек бирде, тәртип артты. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләрне исәпкә алып (1 марттан үз көченә керәчәк), башкарма комитетларга яңа сезонга алдан әзерләнергә, мондый җайланмалар йөри һәм урнаша ала торган урыннарны билгеләргә кирәк. Ләкин җәяү йөрү яки велосипедта йөрү яхшырак, дип киңәш итте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading