16+

Рөстәм Миңнехановның хатын-кызларга мөрәҗәгате

Хәзерге заманда, тормышның нинди генә өлкәсен алма, сез – ханым-туташлар, беренчелеккә омтыласыз. Иҗтимагый эшчәнлектәге, мәгариф, җитештерү өлкәләрендәге, мәдәният, фән һәм спорттагы уңыш-казанышларыгыз безне сөендерә, кайчак хәтта таң калдыра.

Рөстәм Миңнехановның хатын-кызларга мөрәҗәгате

Хәзерге заманда, тормышның нинди генә өлкәсен алма, сез – ханым-туташлар, беренчелеккә омтыласыз. Иҗтимагый эшчәнлектәге, мәгариф, җитештерү өлкәләрендәге, мәдәният, фән һәм спорттагы уңыш-казанышларыгыз безне сөендерә, кайчак хәтта таң калдыра.

                                                                           Кадерле хатын-кызлар!

Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Хатын-кызлар халыкның күпчелек өлешен тәшкил иткән һәм  иҗтимагый тормышта гаять мөһим роль уйнаган безнең илдә бу бәйрәм гаиләнең буыннан буынга тапшырыла килгән рухи хәзинәләре какшамаслыгын,  Ана мәхәббәте дигән бөек хиснең изгелеген,  мөлаемлык, чибәрлек һәм  нәфислек өлгеләрен күңелләргә тагын да ныграк сеңдерергә  тиешле киң колачлы зур тантана төсен алды.

Борын-борыннан шагыйрьләр һәм рәссамнар хатын-кызга багышланган сүз-гыйбарәләрнең һәм образларның иң тәэсирлеләрен сайларга омтылган. Гүзәл затларны алар үзләрен иҗатка илһамландыручы алиһәгә тиңләгәннәр, тылсымлы йолдызларны, серле тауларның иң биек нокталарын, яңа ачылган, үзләштерелмәгән җирләрне  аларның исемнәре белән атаганнар. Дөньякүләм үзгәрешләр һәм космик тизлек чорында – бүген дә без хатын-кызларның күркәм хасиятләренә ихластан сокланабыз.

Кояшлы көндәй нурлы, ягымлы «әни» сүзе һәрберебез тарафыннан аерым кадер һәм наз белән әйтелә. Мәңге үзгәрмәс хакыйкать дип танылган һәр нәрсәне без ана сөте аша канга сеңдерә, туган телнең могҗизага тиң көйле агышын ота барабыз һәм  чиксез кыйммәтле бу рухият гомерлек юлдашыбызга әйләнә, аны балаларыбызга, оныкларыбызга кадерле мирас буларак тапшыра киләбез. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында яшьләрне ана теленә, күпмилләтле туган республикабызга һәм бөек Россиягә  хөрмәт һәм мәхәббәт рухында тәрбияләү өчен гаилә традицияләренә мөрәҗәгать итү аерым әһәмият ала.

Сугыш дәһшәтен, хәрабә хәленә китерелгән сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын торгызуның бар авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән мәшһүр хатын-кызларыбыз – өлкән буын вәкилләренә халкыбыз  хакына башкарган бөек эшләре өчен чиксез ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның  батырлыгы  хәтеребездә мәңге сакланыр.

Ирләр белән бер үк сафта күп айлар дәвамында мәкерле чиргә каршы көрәш алып барган батыр хатын-кызлар – медицина хезмәткәрләренә эчкерсез рәхмәт сүзләремне  җиткерәсем килә. Кешеләр гомерен саклап калу өчен кылган игелекле гамәлләрегез, шәфкатьлелек һәм миһербанлылык, сабырлык кебек асыл сыйфатларыгыз мактауга һәм данлауга лаек.  

Хәзерге заманда, тормышның нинди генә өлкәсен алма, сез – ханым-туташлар, беренчелеккә омтыласыз. Иҗтимагый эшчәнлектәге, мәгариф, җитештерү өлкәләрендәге, мәдәният, фән һәм спорттагы уңыш-казанышларыгыз безне сөендерә, кайчак хәтта таң калдыра. Матурлык һәм акыл,  сөйкемлелек һәм тырышлык хас булганлыктан, сезнең барлык уй-ниятләрегезне чынга ашырырга, теләкләрегезгә ирешергә көчегез җитәрлек дип уйлыйм.

Кадерле хатын-кызлар, тормышыгыз сөенечтән балкып торсын, һәрчак якыннарыгызның, газизләрегезнең җан җылысын тоеп яшәгез! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, муллык телим!

Татарстан Республикасы Президенты     Р.Н. Миңнеханов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X