16+

Рухы шат булсын

Габдулла Тукай музееның эшли башлавына бу көннәрдә 35 ел тулган. Бер караганда, зур юбилей да кебек түгел. Шул ук вакытта моның Тукай рухы алдында эшләнгән зур эшләрнең берсе дип танырга була. Өстәвенә, ул Шамил йорты дип дан казанган Аппаковлар нәселенә караган бик тә үзенчәлекле бинада урнашкан. 

Рухы шат булсын

Габдулла Тукай музееның эшли башлавына бу көннәрдә 35 ел тулган. Бер караганда, зур юбилей да кебек түгел. Шул ук вакытта моның Тукай рухы алдында эшләнгән зур эшләрнең берсе дип танырга була. Өстәвенә, ул Шамил йорты дип дан казанган Аппаковлар нәселенә караган бик тә үзенчәлекле бинада урнашкан. 

1884 елда I гилдия сәүдәгәр Ибраһим Аппаковның бердәнбер кызы 18 яшьлек Мәрьямбану имам Шамилнең өченче улы 45 яшьлек генерал Мөхәммәт-Шәфи Шамилгә кияүгә чыга. Иске Татар бистәсендәге әлеге ике катлы бина аларга туй бүләге итеп бирелә. Мәрьямбануга дигән хатлар “Дом госпожи Шамил”  дип адресланып килә башлый. Халык телендә әнә шулай әлеге үзенчәлекле зиннәтле бина Шамил йорты булып истә кала. Соңрак биредә төрле еллларда фабрика да урнаша, аннан шәхси фатир булып та хезмәт күрсәтә ул. 1986 елда исә Тукайның 100 еллыгына биредә Габдулла Тукай музее ачылып эшли башлый. Шул еллардан башлап музейда төрле күргәзмәләр оештырыла, истәлекле очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр, бәйгеләр уздырыла.

Госман Хәбибуллин, Рәмис Әймәт, Гүзәл Төхвәтовалар җитәкләгән елларда музей эшчәнлеге әледән-әле яңа идеяләр белән баеп кына тора. Аларга фән докторлары Фәрит Яхин, Фоат Галимуллин, Зөфәр Рәмиевләр ярдәм кулы суза. Музейның юбилей мөнәсәбәте илә оештырылган “Дуслар җыелган җирдә” дип аталган чарасына да тугры дусларының һәммәсе килгән иде. Шушы еллар эчендә күпме истәлекле мизгелләр, әйтер сүзләр җыелган. Тукай муззеның 35 еллык эшчәнлегендә зур хезмәтләр куйган хезмәткәрләргә, галимнәргә Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Мәскәүдәге вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин исеменнән Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган юбилей медале дә тапшырдылар. 

Музей директоры Гүзәл Төхвәтова алып барылган зур эшләре турында гына сөйләп калмыйча, киләчәктә бергәләп эшләргә дә чакырды үзләрен. Соңгы вакытта биредә балалар, яшьләр өчен дә файдалы заманча чаралар оештырыла. Төзекләндерүдән соң, бик яхшы күргәзмә заллары, интерактив бүлмә әсбаплары куелган. Тукайга багышланган төрле темаларга экскурсияләр, бәйге-бәйрәмнәр шундый җанлы уздырыла. Балалар ялыкмыйча тыңлый, уеннарда катнаша, күпме мәгълүмат туплап кайтып китә.

Тукайга бәйле күп эшләр башкарыла бездә. Башкарылган эшләрнең зурысы музейлар эшчәнлеге дип саныйм мин. Тукай музеенда әлеге эшчәнлекне генә күзәтеп кенә дә, әллә нинди нәтиҗәләр ясарга була. Үткән белән бүгенгене тоташтыручы бер күпер кебек алар. Казанда гына түгел, Кырлайдагы музейда да зур эш алып барыла. Кушлавыч, Өчиле – Тукай музеен без зуррак формада күзалларга өйрәнгәнбез. Казанның үзендә “Тукай эзләре буйлап” сәяхәт маршрутын  күтәреп алырга була. Тукай музеендагы Аппаковлар яшәгән чордагы телефоннан шалтыратып та ачыкларга була аны. Сөйләшә торган телефон барысын йорт номерлары буенча әйтеп бирәчәк. Тукай музее тирәсендә шактый күп ул җирләр!  Эчке һәм тышкы элемтәләрне дә барлар чак. Шул ук Җаектагы музей белән элемтәләрне тагы да ныгытасы бар. 

...Тукай музее ул гадәти музей гына түгел, ул беркадәр Тукай үзәге булып та хезмәт итәргә тиеш. Тукайчылар, Тукайны өйрәнүчеләр бездә һәрвакыт булды. Зур галимнәр шагыйрьнең иҗаты буенча зур-зур хезмәтләр яздылар. Аерым-аерым институтлар Тукайга мөнәсәбәтле илә эшләр белән шөгыльләнде. Әмма безгә бу очракта берләшү җитмәде кебек. Тукай янына җыелып бетә алмадык. Галим Фәрит Яхин белдерүенчә, “Тукай җәмгыяте” дә булган, аны бүген кабат торгызырга, кабат җанландырып җибәрергә бәлки кирәктер. Журналист Риман Гыйлемхановның “Тукай” фондын беләбез. Галим Зөфәр абый Рәмиев әйтүенчә, “Тукай энциклопедиясе”н күпләр күрми калган. Аны рус теленә дә тәрҗемә итү мәсьәләсен күтәрү кирәктер. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел һәм әдәбият институтыннан Марсель Ибраһимов белдерүенчә, Тукайны таныту әле һаман да эшләнеп бетмәгән. Шагыйрьнең иҗатына багышланган рус, инглиз телләренә хезмәтләр әзерләү эше, яңа проектлар эшләүне алга таба да дәвам итәргә тиеш. 

P.S. Тукай музеендагы бу матур очрашу әллә нинди зур уйларга алып кереп китте. Тукай исеменә бәйле уйланмый мөмкин дә түгел! “Шәһри Казан” газетасы исеменнән күркәм юбилеегез белән котлыйбыз! Милләткә хезмәт юлында армыйча эшләгез!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading