Шәһри Казан

Руслан Айсин: Башка милләт булып язылган кеше Аллаһы Тәгалә фәрманына хыянәт итә

«Монда ике әйбер бар. Беренчесе — пропаганда. Халыкның башын бутыйлар, алдап әйтәләр, манипуляция кулланалар. Икенчесе, монда шулай ук турыдан-туры фальсификация дә булырга мөмкин»

«Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында чыгучы «Таяну ноктасы» тапшыруында 2020 елда узачак халык исәбен алу турында сөйләштеләр. Сәясәт белгече Руслан Айсин башка милләт кешесе булып язылуны Аллаһы Тәгалә биргән фәрманга хыянәт итү дип атады.

«Монда эш һәр кешенең намусыннан һәм акылыннан тора. Әгәр дә син башка милләт кешесе булып языласың икән, димәк син үзеңә хыянәт итәсең, бабаларыңа хыянәт итәсең һәм Аллаһы Тәгалә биргән фәрманга да хыянәт итәсең», — диде ул.

Руслан Айсин Аллаһы Тәгалә биргән милләт принципларын югалтуны рухи байлык коелып төшү белән тиңли.

«Аллаһы Тәгалә Коръәни-кәримдә әйтә: без сезне халыклар итеп бар иттек һәм җирдә тараттык, ди. Бу ясалма конструкция түгел. Безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан милләт, тел принциплары бирелде. Әгәр дә аларны югалтсак, безнең бөтен рухи байлыгыбыз коелып төшәчәк», — дип белдерде ул.

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин исә җанисәптә бер гаиләдә ике милләт булып язылучылар барлыгын һәм моңа шаһит булуы турында сөйләде.

Реклама

«2002 елгы җанисәптә үзем шаһит булдым. Сан алучыларның кулларында ничә башкорт булырга тиеш икәнлеге язылган кәгазь иде. Ул кешеләр күбесе укытучылар, китапханәчеләр. Алар елый-елый, „әйдәгез инде, башкорт булып язылыгыз инде“ дип әйтәләр иде. Минем күршеләр — ирле-хатынлы башкорт булып язылдылар, ә балалары татар булып язылды», — дип сөйләде ул.

Илнар Гарифуллин фикеренчә, моны сәяси максат белән эшлиләр. «Бу башкорт галимнәренең наданлыгыннан, яки белмәүләреннән килеп чыккан нәрсә түгел, бу сәяси пропаганда. Чөнки монда конкрет максат бар — башкортның санын күбәйтергә. 2002, 2010 елларда да Башкортстан хакимияте башкортларның санын 41 процентка кадәр җиткерергә дигән план корган иде», — ди ул.

Аның сүзләренчә, хәзер дә Башкортстанда яшәүче татарларның санын киметергә телиләр. «Хәзерге көндә соңгы җанисәп буенча Башкортстанда 1 миллион да 20 мең татар булса, Башкорстанның аларны 700-800 меңгә төшерергә дигән планы бар», — ди Илнар Гарифуллин.

Илнар Гарифуллин моның манипуляция алымы белән эшләнүен әйтте. «Монда ике әйбер бар. Беренчесе — пропаганда. Халыкның башын бутыйлар, алдап әйтәләр, манипуляция кулланалар. Икенчесе, монда шулай ук турыдан-туры фальсификация дә булырга мөмкин», — дип фаразлады ул.

Энҗе Габдуллина, "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: