Гаиләне ничек саклап калырга? Күп кенә парлар бу турыда аерылышыр алдыннан гына уйлана. Психологлар исә ныклы мөнәсәбәтләрне саклау турында гаилә төзелүгә үк кайгырта башларга куша. Күпме иртәрәк – шуның кадәр яхшырак.
Медицина психологы, нейропсихолог, коуч Рүзилә ӘХМӘТҖАНОВА белән шул турыда сөйләштек.
– Аерылышуларның төп сәбәбе – ир белән хатынның бер-берсен аңламауларында. Вакытлар узу белән, ул зур конфликтка әверелә һәм ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләрне җимерә. Гаилә таркалырга торганда, күп кенә парлар психологларга мөрәҗәгать итә. Аларның иң беренче сүзе – «Мин андый кешегә кияүгә чыкмадым» яки «Мин өйләнгәндә, ул андый түгел иде». Кеше берничек тә үзгәрми. Фәкать алар үзләре сайлаган кешенең холкын гына күреп бетермәгән. Гашыйк булган кешедә бүленеп чыга торган гормоннар «комачаулый» аны күрергә. Гади итеп әйткәндә, башы-күзе тонган чак, бөтен нәрсәгә алсу күзлек аша карыйлар. Аны юкка гына букетлы-конфетлы чор дип атамыйлар.
– Социологлар әйтүенчә, гаилә өч, биш елдан соң кризис кичерә. Бу чынлап та шулаймы?
– Психологиядә мөнәсәбәтләрнең үз формуласы бар: сусау – туену – артык туену – нәфрәт – дуслык (ризалык, килешү) – ихлас мәхәббәт. Гаиләләр шушы стадияләрне үтә. Сусау – башлангыч этапта була. Ир белән хатын бер-берсеннән башка яши алмый, бер-берләренең кимчелеген күрми. Ач кеше барысын да ашарга әзер. Акрынлап туену стадиясе башлана – «хисләр йөгәнләнә», тыныч кына яши башлыйлар. Артык туену – парыңның яхшы якларына ияләшәсең, ул шулай булырга тиеш дип кабул итәсең. Ә менә кимчелекле яклары зуррак булып күренә башлый. Бәхәсләшү, үпкәләшү, сөйләшми, эндәшмичә йөрү чоры ул. Үзеңне кулга ала алмасаң, мөнәсәбәтләр соңгы кризислы стадиягә – нәфрәткә барып җитә.
– Андый хәлгә барып җитмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Әлеге дүрт стадияне бөтен гаиләләр дә уза, аның шулай булачагын аңламыйлар гына. Бу – кеше начар якка үзгәрде дигән сүз түгел, ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләр үсеше ул. Шуларны үткән ир белән хатын арасында соңгы стадияләр – чын дуслык һәм ихлас мәхәббәт башлана.
Баштагы дүрт стадияне үтә алмаганда, гаиләдә каршылыклар, аңлашылмаучанлык барлыкка килә. Балага яңа уенчык сатып аласың да, ул гел шуның белән генә уйный. Аннары ул аны әллә нигә бер генә искә төшерә. Соңрак бала әлеге уенчык турында бөтенләй онытырга мөмкин. Олылар арасындагы мөнәсәбәтләр формуласын кыскача шулай дип аңлатып була. Бу стадияләрне уртача алганда ел ярым эчендә үтсәләр, гаилә саклана дигән сүз. Аны җиңел генә үткәрә белү ир белән хатынның зирәклегеннән тора. Алар бер-берләреннән нәрсә көткәнен, кем нинди очракта үзен ничек тотарга тиешлеген үзара утырып сөйләшергә, аңлашырга тиеш. Миңа консультациягә үзара мөнәсәбәтләре кризис кичергән ир белән хатын килә. Алардан, сезнең өчен үзара мөнәсәбәтләрдә иң мөһиме нәрсә, дип сорыйм. Хатын-кыз – үзенекен, ир-ат үзенекен саный башлый. Нәтиҗәдә, икесенеке дә бертөсле булып чыга. Гадәттә, ярату, хөрмәт итү, аңлашып яшәү, диләр. Аннары, сезнең өчен хөрмәт ул нәрсәдә һәм ничек чагыла, дигән сорауны бирәм. Ир-ат өчен хатынын эшкә машина белән илтеп кую хөрмәт. Ә хатыны, ул мине эшемә китереп куя, әмма озатканда үпми, ди. Аныңча, бу – хөрмәт итмәү һәм яратмау. Ир-ат исә моның турында бөтенләй уйламаган да булып чыга. Моны ишетеп, ул шаклар ката. Бәхәсләшү менә шундый ваклыклардан башлана. Ир белән хатын-кыз кара-каршы утырып, бер-берләренә мин биргән шул сорауларны бирергә һәм үзара аңлашырга тиеш. Кемгә нәрсә ошамый – әйтсен. Үбеп озатмаганга гына ул мине яратмый, хөрмәт итми, дип уйларга, аны көннәр буе башыңда үзең аңлаганча әйләндереп йөреп, күпертеп, әллә нәрсәләр уйлап чыгарырга кирәкми. Эндәшмичә йөри күрмәгез, тавыш та чыгармагыз. Ирең белән җайлап кына сөйләшегез, мин, бәлки, дөрес аңлап җиткермәгәнмендер, миңа калса, ул болайрак булырга тиеш, диген.
Авыз турсайтып йөреп, бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Нәрсә борчый, нәрсә сөендерә – барысын да бер-берегезгә сөйләгез. Үз практикамнан бер мисал китерәм. Ир-ат, үземә ошамаган әйберне хатыныма сөйли башлыйм, ә ул тора да бүлмәдән чыгып китә, аның мине тыңлавы мөһим, ди. Хатыны исә, ул кычкыра башлый, минем аның белән конфликтка керәсем килми, шуңа тыңламыйм, ди. Бер-береңне тыңларга, ишетергә өйрәнергә кирәк. Хатыны иренә, сөйләсәң, кычкырмыйча гына сөйлә, шул очракта гына тыңлаячакмын, дисен.
Икенче мисал: хатын-кыз ир-атка караганда ике тапкырга хислерәк. Көн дәвамында аның үзе белән булган вакыйгаларны, кызыклы хәлләрне ул иренә сөйләргә ашыга. Ире эштән арып кайткан, тыңларга вакыты да, теләге дә юк. Ә хатынга сөйләргә бүлешергә генә кирәк. Мин ирләргә, түзегез, биш-алты минутка зур колакка әверелеп торыгыз, дим. Бүлдермичә, өйрәтмичә, акыл сатмыйча гына дәшмичә тыңларга. Кайбер ирләр, хатын иптәш кызлары белән телефоннан озак сөйләшә, дип зарлана. Мин исә, сөенегез генә, аның дуслары сезне коткара бит, дим. Бу очракта зур колакны иптәш кызлары «кия».
Өченче мисал: ир эштән арып кайткан һәм диванга сузылып яткан. Хатын-кыз арлы-бирле кухняда йөри. Үзе белән диалог башлана: мин дә арып кайтмадыммы, кайтты да ятты, булышмый да дип уйлый. Түзми – иренә кычкыра башлый. Яки ире эштән кәефсез генә кайта, ул аны бусагадан ук, нишләп кәефең юк, нәрсә булды, дип каршы ала. Болай итәргә кирәкми. Керсен, аз гына ял итсен, ашасын-эчсен, ул арада шәүлә кебек кенә йөрегез. Сорауларыгызны ирегез ашап-эчеп ял иткәч кенә бирегез. Ишек төбендә үк биргән сорауларыгыз аны ярсыта гына. Моның ише гади киңәшләрне истә тотканда гына да, конфликтларны булдырмый кала аласыз. Бу очракта шуны да әйтәсе килә: «Кешене белер өчен, бер пот тоз ашарга кирәк» дип юкка гына әйтмиләр. Көнлек норма белән исәпләгәндә, бер пот тоз чынлап та 1,5 елга җитә икән. Димәк, монда бер хикмәт бар.
Ир белән хатынның төп ялгышы – бер-берләрен үзгәртергә тырышу. Һәр кеше үзенә идеаль һәм шәхес. Һәр кеше үзенчә тәрбияләнгән, һәр гаиләнең үз традициясе, үз гадәте, үз тәрбия ысулы. Кешене яңадан тәрбияләп булмый. Уртак фикергә килеп, аңлашып кына була. Гаиләдә ике төрле дөньяны берләштерә белергә кирәк. Аннары хатын-кыз сыгылмалы булырга тиеш. Ир – баш, хатын – муен. Муен борылмаса, баш ничек борылсын инде? Муен авыртса, башны да борып булмый.
– Гаиләдә бала да бар бит әле. Күпләр аның хакына гына түзеп яшәргә мәҗбүр...
– Кайбер парлар бала турында онытып та җибәрәләр. Аларны үзара мөнәсәбәтләр генә борчый. Консультациягә килгән парлардан, аерылышканнан соң иң элек нәрсә эшләячәксез, баштагы өч көнегез ничек үтәр дип уйлыйсыз, дип сорыйм. Шуннан алар бала бүлешә башлыйлар. Аңлашырга, бер-береңә юл куярга, бала хакына үзеңне үзгәртергә кирәклегенә төшенәләр. Әгәр дә инде гаиләдә ярату, аңлашу, җылылык булмаса, бала өчен дип кенә яшәргә кирәкмидер дә. Мондый мөнәсәбәтләр балаларга бик нык тәэсир итә. Алар үзләрен гаепле сизә, өйдән чыгып качалар, әти-әниләр белән конфликтка керәләр. Бу мәсьәләгә сак карарга кирәк. Гаиләдә ир белән хатын гына түгел, иң беренче чиратта баланың әтисе белән әнисе аерылыша. Мин опека бүлегендә эшләдем. Әти белән әни кешенең баланы бүлешә алмавын еш күзәтергә туры килде. Әти-әнисез балалар гына бәхетсез дип уйлый идем, әниле, әтиле булып та бала өчен аның берсе белән күрешә, аралаша алмау да бик хәтәр нәрсә икән. Бала – сабыйлар үзара бүлешә алмый торган уенчык түгел. Аны бер-берегезгә карата корал итеп кулланырга кирәкми.
Мин ирләргә дә, хатын-кызларга да «Он – дракон» дигән фильм карарга киңәш итәм. Ул – гаилә тормышы буенча кулланма кебек. Психологка мөрәҗәгать итүнең дә бер гаебе юк. Кайвакыт аерылышу алдында торган ир белән хатынга бер-берләрен тыңлый һәм ишетә башлау гына да җитә. Гаилә учагы ныклы, җылы һәм озын гомерле булсын өчен ир-атка да, хатын-кызга да бик күп тырышырга кирәк. Игътибар, ихтирам, сабырлык һәм аңлашу булган гаиләдә барысы да тәртиптә була.
Комментарийлар