16+

Рүзәл Юсупов татарча дөрес язарга өйрәтә (1 ДӘРЕС)

Хөрмәтле укучыларыбыз! Телебезне саклау – һәркемнең изге бурычы. Бу исә аны тырышып өйрәнү, яхшы итеп белү һәм сөйләмебездә, язуыбызда дөрес куллану дигән сүз. Хәлбуки, соңгы елларда, төрле сәбәпләр аркасында, телебезне укыту-өйрәтүнең нәтиҗәлелеге кими һәм аннан файдалануның сыйфаты түбәнәя бара. Шуны истә тотып, «Шәһри Казан» газетасы татар теленә кагылышлы берничә сәхифә ачып җибәрә.

Рүзәл Юсупов татарча дөрес язарга өйрәтә (1 ДӘРЕС)

Хөрмәтле укучыларыбыз! Телебезне саклау – һәркемнең изге бурычы. Бу исә аны тырышып өйрәнү, яхшы итеп белү һәм сөйләмебездә, язуыбызда дөрес куллану дигән сүз. Хәлбуки, соңгы елларда, төрле сәбәпләр аркасында, телебезне укыту-өйрәтүнең нәтиҗәлелеге кими һәм аннан файдалануның сыйфаты түбәнәя бара. Шуны истә тотып, «Шәһри Казан» газетасы татар теленә кагылышлы берничә сәхифә ачып җибәрә.

Шуларның берсе – «Татарча өйрәнәбез». Бу сәхифә сөйләмә һәм язма телдә еш очрый торган хаталарны төзәтү, кайбер катлаулы тоелган гыйбарәләрнең килеп чыгышын аңлату максатын күздә тота. Без, язмаларыбызны нәтиҗәле, максатчан итеп гамәлгә ашыруда киңәшче һәм актив катнашучы булуын үтенеп, филология фәннәре докторы, профессор һәм Татарстанның фәннәр академиясе академигы Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповка мөрәҗәгать иттек. Ул, илтифатлылык күрсәтеп, безнең үтенечебезне кабул итте.

Сорауларыгызны редакциягә 420066, Казан, Чистай урамы, 5нче йорт адресына яки «Татарча өйрәнәбез» дигән тамга белән, shahri-kazan@tatmedia.com электрон почтасына юллый аласыз.
Хәерле сәгатьтә!

Хәзер әзерме?

Безнең телдә хәзер-әзер һәм шулардан ясалган хәзерлек-әзерлек, хәзерләү-әзерләү һәм башка сүзләр кулланыла. Аларның кайсылары дөрес, кайсыларын кайда кулланырга була?

Хәзер-әзер һәм аларга төрле кушымчалар ялганып ясалган башка сүзләрнең тамыры – безнең телгә гарәпләрдән кергән хазир сүзе. Ул татар телендә, әйтелешен бераз үзгәртеп, хәзер һәм әзер рәвешендә төп ике мәгънәдә кулланыла башлаган. Беренчесе – хәзерләп куелган, әзер: «Алар инде күптән хәзер, намазлык, чолгауларны күптән хәзерләп куйганнар» (Г.Камал). Икенче мәгънәсе – шушы вакытта, кинәт: «Ул бик еракта хәзер» (К.Нәҗми).

Безнең телдә бу сүз бүгенге көндә дә хәзер һәм әзер вариантларында йөри. Ләкин вакыт мәгънәсендә күбрәк – хәзер, ә эшләү, процесс мәгънәсендә – әзер (әзерләү, әзерләнү) формасы кулланыла. Бу ике әйтелеш арасында катгый бүленеш һәм мәгънә аермасы юк: әдәби әсәрләрдә аларның ике төрен дә очратырга мөмкин.

Хәзер (хазир) сүзенең безнең телдә әзер рәвешендә дә кулланыла башлавының сәбәбе шул: гарәп теленнән кергән сүзләрнең татар телендә элек үзендә булмаган авазлардан арынып (төшереп калдырып) яки икенче авазлар белән алмаштырып үзләштерелүе – табигый күренеш. Моны дәлилләрлек мисаллар күп. Мәсәлән, Актаныш якларында һуш сүзен уш, һаман сүзен аман дип әйтү, ә Казан арты авылларында һ авазын х белән алмаштырып сөйләү (һәм-хәм, шәһәр-шәхәр һ.б.) очраклары бар. Бу диалекталь күренеш булып санала. Әдәби дөрес формалары, әлбәттә – һуш, һава, һәм, шәһәр һ.б.

Рүзәл Юсупов, профессор, академик

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading