16+

Рүзәл Юсупов татарча дөрес язарга өйрәтә

(2 ДӘРЕС)

Рүзәл Юсупов татарча дөрес язарга өйрәтә

(2 ДӘРЕС)

Кайда-кая 
Боларның кайсысы дөрес?
Аерым-аерым гына алганда, аларның икесе дә дөрес сүзләр. Әмма бу бер тамырдан (кай) ясалган ике сүзнең һәркайсының үзенә бер төрле мәгънәсе һәм кулланылыш үзенчәлекләре бар: кайда – урынны (мәсәлән, авылда, шәһәрдә), кая юнәлешне (кырга, урманга) белдерә. Бу ике сүзне бутап, кайда урынына – кая (Мәсәлән, кая ул? Дөресе – кайда ул?), кая урынына кайда сүзе (Мәсәлән, кайда бардың? дөресе – кая бардың?) кулланып сөйләү һәм язу күренешләре бар. Бу – телебезне тупас бозу, әлбәттә.

Мәхәббәт-мәһабәт 
Кайсысы дөрес?
Болар икесе ике төрле, ягъни төрле мәгънәле сүзләр, аларның әйтелешләре генә охшаш. Мәхәббәт – 1. Кешене яки нәрсәне булса да бик якын күрү, кемгә яки нәрсәгә дә булса чын күңелдән бирелгәнлек хисе ( «Ана мәхәббәте»);
2. Башка җенестән булган бер кешегә карата йөрәк хисе, ярату хисе, гыйшык. 
Мәһабәт – 1.Сокланырлык матур, сокланырлык күркәм; 
2. Зур, бөек, олуг.
Бу сүзләр – чыгышлары буенча гарәп алынмалары, ягъни безнең телгә гарәп теленнән кергән сүзләр.

Туңу-өшү 
Кайсысы кайчан һәм кайда кулланыла?
Болар якын мәгънәле сүзләр, икесенең дә төп мәгънәләре – салкынның, суыкның тән өчен зыянлы тәэсиренә дучар булу. Ләкин аларның мәгънәләре бу тәэсирнең дәрәҗәсенә һәм үзенчәлегенә карап аерыла: туңу дип, гадәттә, салкын бөтен тәнгә, гәүдәгә начар тәэсир иткәндә әйтәләр, ә өшү ул – салкынга, суыкка дучар булуның югары дәрәҗәсе, һәм бу сүз күбесенчә гәүдәнең билгеле бер өлешенә карата кулланыла (бит өшү, аяк-кул өшү). Хәер, көчле салкында озак булганда, бөтен гәүдә дә өшергә мөмкин.
Монда бер нәрсәне истә тоту мөһим: кайбер кешеләр туңу сүзен ялгыш җансыз нәрсәләргә карата да кулланалар. Мәсәлән, «Кышын агачлар туңган» дип сөйләүчеләр бар. Туңу кешеләргә һәм хайваннарга карата гына кулланыла, ә агач-үсемлекләр көчле салкыннан ката, өши. «Агачларны салкын алган» дип әйтү дә бар. Кайберәүләр: «Елга туңган», – дип сөйли. Бу да татарча дөрес түгел: чын татарча – «Елгада су каткан». Мондый ялгышлар рус телендәге мерзнуть (замерзнуть) сүзен һәр очракта да туңу дип тәрҗемә итү аркасында килеп чыга. Замерзнуть ул – татарча, урынына (сөйләмгә, текстка) карап, туңу да, өшү дә һәм кату да. Аларның һәркайсын белеп кулланырга кирәк.

Россия-Русия-Рәсәй
Кайсысын куллану дөрес була?
Өчесе дә дөрес, ләкин һәркайсының үз урыны бар. Россияне рәсми сөйләмдә, хәзерге иҗтимагый тормыш турындагы материалларда, мәгълүмат чаралары (матбугат, радио-телевидение) телендә куллану кулайрак. Русия, Рәсәй исә, гадәттә, матур әдәбият әсәрләрендә билгеле бер чорны, тарихи вакыйгаларны тасвирлаганда кулланыла. Рәсәйдән үткән гасырларда яшәгән татарлар телендә стиль чарасы буларак файдалану мәгъкуль.

Рүзәл Юсупов, профессор, академик

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading