16+

Рүзәл Юсупов татарча дөрес язарга өйрәтә (3 ДӘРЕС)

Алдагы ел, димәк, киләчәк! Алдагы еллар дигән әйтелмәдә алдагы сүзе ялгыш кулланылмыймы икән?

Рүзәл Юсупов татарча дөрес язарга өйрәтә (3 ДӘРЕС)

Алдагы ел, димәк, киләчәк! Алдагы еллар дигән әйтелмәдә алдагы сүзе ялгыш кулланылмыймы икән?

Ялгыш кулланыла. Алдагы ул – тел кагыйдәсе (нормасы) буенча, киләчәктә, сөйләү вакытыннан соң булачак эш-хәлне, күренешне белдерү өчен кулланыла: сүзнең тамыры ал һәм шуннан ясалган нигез сүз алда үзе үк алда торган, ягъни булачак процесска яки күренешкә ишарә итә. Әмма кайбер каләм ияләре алдагы сүзен үткәндә булган вакыйгаларны белдерү өчен кулланалар. Мәсәлән: «Алдагы елларда тормыш яхшырак иде кебек».  Дөресе – «Элекке елларда тормыш яхшырак иде кебек». Кайберәүләрнең болай, үткәндә булган эш-хәл, күренеш турында сөйләгәндә, алдагы сүзен куллануы кайсыдыр төбәкләрдә яшәүче татарлар телендәге җирле диалект үзенчәлегеннән файдаланулары белән аңлатыла булса кирәк.

Рүзәл Юсупов, профессор, академик

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading