Шәһри Казан

Саба районы Иләбәр авылында бер хуҗалыкка яшен суккан

Саба районы Иләбәр авылында бер хуҗалыкны яшен суккан дигән хәбәр килде. Альфред Котдусов хуҗалыгында булып чыкты ул.

Абзарларына яшен сугып, бик тиз дөрләп янарга керешкән. Авыл халкы тиз арада җыелышып, янгын сүндерү машинасы да килеп, янгынга өйгә күчәргә ирек бирмәгәннәр. Абзардагы сарыкларны коткара алганнар.

Реклама

"Көчле яңгыр булды, абзар секунд эчендә дөрләп янып китте. Шуннан бик каты җил чыкты. Абзарга якын да килерлек түгел иде" дип сөйләде безгә Иләбәр авылы кешесе.

Фото: социаль челтәрләрдән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: