16+

Сабада янгын чыккан

Саба районы Югары Симет авылында Минзилә һәм Илдар Муллаяновлар гаиләсендә зур фаҗига – янгын чыга.

Сабада янгын чыккан

Саба районы Югары Симет авылында Минзилә һәм Илдар Муллаяновлар гаиләсендә зур фаҗига – янгын чыга.

Гомер буе тырышып салган йорт-җирләренә иртәнге  5 тулып 30 минутта ут каба. Агачтан эшләнгән, кирпеч янкормалы ихата тулысынча  янган. Үзләре зыян күрмәсә дә, 5 кешелек гаилә урамда калган. “Бу бик әйбәт гаилә. Хатыны Минзилә апа мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшли. Ире Илдар абый колхозда, КамАЗда эшләде. Үз тырышлыклары белән бөтен җирләрен җиткереп, булдырып яши торган кешеләр. Өч улы да бик булган, әти-әнисе өчен кыз да, малай да булды, авырлык китерә торган балалар түгел. Олы уллары Илнар урманчылыкта эшли, уртанчы  малае  Казанда кафеда эшли.  Төпчек уллары Алмаз Казан дәүләт театр училищесында укый. Бик намуслы гаилә. Кызганыч, бүген бу хәл иртәнге якта электрдан килеп чыккан”, – дип сөйли авылдашлары.
Янгын куркынычсызлык таләпләре үтәлмәве, саксызлык аркасында булган. Ут электрга тоташтырылган килеш калган кер юу машинасыннан чыккан, диләр. Гаилә хәзергә туганнарында торачак.  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көнкүрештәге электр һәм газ җиһазлары белән саграк эш итәргә, токтагы техниканы  күзәтүчесез калдырмауны сорый.
Муллаяновлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләргә банк реквизитларын да беркетәбез. Бурдан кала, уттан калмый. Сак булыйк! 

Фото: http://saby-rt.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading