16+

Сабан туйлар быел да онлайн? Федераль бәйрәм булмаячак!

Нижневартовск шәһәрендә узарга тиешле Федераль Сабан туе үткәрелмәячәк.

Сабан туйлар быел да онлайн? Федераль бәйрәм булмаячак!

Нижневартовск шәһәрендә узарга тиешле Федераль Сабан туе үткәрелмәячәк.

Быел Федераль Сабан туе Нижневартовск каласында узарга тиеш иде. Әмма коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен милли бәйрәмне онлайн гына үткәрергә ниятләгәннәр. Бу мәгълүматны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров та раслады.
"Татарстан сәнгать әһелләре концерты һәм көрәш күрсәтеләчәк. Әмма Сабан туе Роспотребнадзор таләпләре буенча, гадәти форматта үткәрелмәячәк", - диде Данис Шакиров "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
Себер якларында яшәүче милләттәшләребез бу бәйрәмне бик көткән иде. Алар да бу уңайдан борчыла.
"Ышанасы килми... Федераль Сабан туе 18- 19 июнь көннәрендә онлайн була икән. 
Сургутта да шул ук була диләр... Күңел уңай якка үзгәреш көтә. Милләттәшләребезгә сабырлык. Сабан туен гадәттәгечә иркенләп үткәрәбез диеп торганда. Бик күп әзерлек чараларын башкарыла", - ди журналист Гөлчәчәк Фәтхулова. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading