16+

Сабыйларны янгыннан сакланырга ничек өйрәтергә?

Кызганыч, кайбер очракларда балалар үзләре янгыч чыгаручы да, чыгарган янгыннарының корбаны да булып тора.

Кызганыч, кайбер очракларда балалар үзләре янгыч чыгаручы да, чыгарган янгыннарының корбаны да булып тора.

Кешеләрне, аеруча балаларны, янгыннардан саклау – җитди һәм кискен мәсьәлә.

Кызганыч, кайбер очракларда балалар үзләре янгыч чыгаручы да, чыгарган янгыннарының корбаны да булып тора. Алар кулындагы ут-шырпы башка кешеләрнең дә үлеменә китерәчәк фаҗига тудырырга мөмкин. Шунлыктан, гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге кагыйдәләрен, үз гомереңне саклап калу алымнарын балаларга кечкенә чакларыннан ук өйрәтергә кирәк. Ата-аналарның бурычы бу. Балалар янгыннарның ни сәбәптән чыгуын белсен, утны сүндерүнең гап-гади ысулларын өйрәнсен.

Ут – кешенең дусты да һәм дошманы да. Әлеге гыйбарәне ныклап аңлатыгыз. Кечкенә балаларның гаме уенда. Димәк, иминлек кагыйдәләрен дә уен аша өйрәтү отышлы. Мәсәлән, сорау-җавап тәртибендәге эстафета. Куелган сорауга яки очракка бала белән берлектә җавап табасың.

Сорау: Шырпы һәм тәмәке кабызгычны алырга ярыймы?
Җавап: Юк, ярамый. Алар белән уйнасаң, янгын чыгарга мөмкин.

Сорау: Янгын чыкса, ни эшләргә?
Җавап: Йорт җиһазлары яки киемнәр астына качма. Өйдән яки фатирдан тизрәк чыгып кит тә ярдәм чакыр.

Сорау: Петардалар һәм пиротехник әйберләр.
Җавап: Өлкәннәр булмаганда бу әйберләрне кулланырга ягъни уйнарга ярамый.

Сорау: Тиз кабынып китә торган сыеклык тутырылган баллоннарга ут төртергә ярыймы?
Җавап: Юк, ярамый. Мондый “уен” янгын чыгарырга, сәламәтлеккә зыян ясарга мөмкин.

Сорау: Учак кабызырга ярыймы?
Җавап: Кечкенә балаларга учак кабызу катгый тыела.

Янгын очрагында балага өйдән ничек чыгу юлларын күрсәтегез, шулай ук янгын сүндерү хезмәтен чакыру тәртибен өйрәтегез. Янгын сүндерүчеләрне имин урынга чыккач, мәсәлән, берәр күршенең фатирындагы телефоннан чакыртырга була. Стационар ягъни өйдәге чыбыклы телефоннан – 01, ә кәрәзле телефоннан – 112 санын җыясың.

Сезне янгын сүндерү хезмәтенең диспетчерлык пункты белән тоташтырырлар. Диспетчер, хәлне ачыклау өчен, берничә сорау бирә. Баланың әлеге сорауларга җавап кайтарырга әзер булуы зарур. Әйтик, бала янгын чыккан урынның адресын, нәрсә януын, йорт санын, фамилиясен һәм телефон номерын белергә тиеш.

“Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы” идарәче компаниясе материалларына нигезләнеп әзерләнде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading