16+

«Сабыйларын югалтканнар өчен бу гөнаһлы җирдә ни кала?!»

Мәрхәмәтсез үлем җилләре ашын ашаган, яшен яшәгән кешегә кагылса да, бик авыр була. Үлем үкенечсез генә булмый шул.

«Сабыйларын югалтканнар өчен бу гөнаһлы җирдә ни кала?!»

Мәрхәмәтсез үлем җилләре ашын ашаган, яшен яшәгән кешегә кагылса да, бик авыр була. Үлем үкенечсез генә булмый шул.

Әгәр дә инде явыз әҗәл гомеренең чәчкәләре әле бөреләнеп кенә килә торган яшь кешене сайласа, бу гаделсезлектән күңел көне-төне сык­рый башлый. Тик явыз үлем яшен сорап тормый – ала да китә. Иң зур кайгы – бала хәсрәте, диләр. Бала – бәгырь ите. «Күрмәгәнгә Ходай күрсәтмәсен, күргәнгә күркәм сабырлык бирсен», – дип теләргә генә кала инде. Бу кара кайгы башына төшкән кеше өчен генә авыр түгел, аның янәшәсендәгеләргә дә бик кыен.

16 май көнне хезмәттәшебез – «Шәһри Казан» газетасының талантлы журналисты Фәнис Мотыйгуллинның улын соңгы юлга озаттык. Әле унтугызы да тулмаган, яратырга-яратылырга да өлгермәгән сөлек кебек егет. Тәртип­ле, яхшы укый, спортчы. Барыбыз да телсез калдык. Юатыр сүзләр табып булмый мондый чакта. Хәсрәте күтәрә алмаслык артык зур.

Фәниснең «Шәһри Казан»ның талантлы журналистлары армиясенә килеп кушылуына шактый еллар. Аның көн кадагына суккан, халыкны борчый торган мәсьәләләрне күтәреп, заман сулышын тоеп, тормышны тирәннән белеп язылган язмаларын укучы тиз үз итте. Ул Лениногорск төбәгеннән Казанга күчеп килде. Улы Ринат белән. Һәр ата-ана үз баласын иң яхшы, иң талантлы итеп күрергә тели. Фәниснең дә телендә дә, уенда да гел шул улы гына булды. Кайчан гына аралашсак та, сүз улы һәм улының уңышларына барып тоташа иде. Ул аның тормыш яме һәм горурлыгы булуын без – аның хезмәттәшләре, һәрдаим тоеп-сизеп тордык. Әйе, мондый малай белән горурлансаң да ярый. «Улың булса, шундый булсын!» – дип, нәкъ менә Фәниснең улы Ринат кебекләргә әйтәләрдер ул. Ул яктан Фәнисебез бик бәхетле, күпләр көнләшерлек әти иде. Нефтьчеләр төбәгендә яңа гасырның беренче елында июньнең 27сендә дөньяга килгән улы Ринатына зур өметләр баглап торды ул. Ринат Мотыйгуллин да әтисенең, гаиләсенең генә түгел, илебезнең дә зур өмете иде. Киләчәктә «Ак барс» даны өчен ярышларда көрәшергә тиеш иде ул «Дулкын» клубының өметле уенчысы. Үсмер чагыннан ук тимер­аякка басып, кәшәкә белән алка куа башлаган малай соңыннан спортның бу төрен гомерлек һөнәре итеп сайларга була. Уңышлары да шатландырырлык. Төрле дәрәҗәдәге ярыш­ларда алган медальләрен санап бетерерлек түгел. Әтисе белән Казанга күчеп килүләренең сәбәбе дә шул – хоккейга мәхәббәт. Башкалада шартлар да яхшырак, тренерлар да әйбәтрәк. Улларының киләчәген беренче урынга куйган гаилә шулай карар кыла һәм яңа уку елыннан Ринат белән әтисе Казанда яши башлыйлар. Күчеп килү, яңа тормыш беркемгә дә җиңел булмаса да, Казанның хоккейчылар сыйныфы булган мәктәбен уңышлы тәмамлый Ринат.

Узган ел бу вакытта Фәниснең авызында БДИ гына иде. Әгәр дә яраса, улы урынына үзе бирер иде дә бит имтиханнарны. Улы да әтисе малае икән – тырыш, булдыра торганнардан. Сынауларны уңышлы тапшырып, үзе теләгән энергоуниверситетка укырга керде. Бу көннәрдә Фәнисебез кош тоткандай сөенеп йөрде. «Шундый уллар һәм шундый әтиләр күбрәк булсын иде!» – дип, аның өчен без дә шатландык. Улы өчен горурланган мондый шатлыклы мизгелләре күп, бик күп булырга тиеш иде әле Фәнисебезнең.

Кара кайгы хәбәре беркем көтмәгәндә-уйламаганда алмагачлар шау чәчәк атканда килде: «Фәниснең улы үлгән...» Башта ышанырга теләмәдек. Ике метрлы мондый спортчы, кояш кебек гел елмаеп кына торган, кызлар күзен кыздыра торган чибәр егетнең үлемен күңелнең һич кенә дә кабул итәсе килмәде. «Юк, ялгыштыр. Моның булуы мөмкин түгел», – дип карышты күңелләр. Тик, ни кызганыч, бу хәбәр дөрес иде. Ниндидер зур ярышлар алдыннан күнегүләр уза торган егетнең йөрәге түзмәгән. Магнит давыллары да тыныч түгел иде бу көннәрдә.
Бу дөньяга бер килгәч, бер китәсе дә бар шул. Ләкин якты дөньяга бик азга гына килеп, шулай тиз генә китүләр бик аяныч. Ни хәл итәсең, язмыш. Ул кеше туганчы ана карынында ук язылып куйган, диләр. Һәркемгә үзенеке.

Фәнис каләмдәшебез, «Үлгән артыннан үлеп булмый», – дип юатырга азаплансак, безгә үпкәли күрмә, зинһар. Без хезмәттәшләрең синең зур кайгыңны уртаклашабыз һәм шуны әйтәсебез килә: «Син безгә дә, укучыларыңа да бик кирәк. Хәсрәт сөременнән айнып, кулыңа каләмеңне кабат кысарга көч тап та иҗат диңгезенә чум. Ул сиңа хәсрәт диңгезеннән котылырга ярдәм итәр, улыңның да рухы шат булыр».

Шушы юлларны язып утыра идем, Фәниснең контакттагы битеннән үзәк өзгеч шигырь укыдым. Үзе язган. Ата сагышы белән мөлдерәмә тулы.

Синең тавыш чишмә чыңы төсле
Күңелемә дәртле моң сала.
Сабыйларның шат авазы тынса,
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!

Көләч йөзләреңә төбәлгәндә,
Йөрәгемнән сагыш югала.

Сабыйларның нурлы йөзе сулса,
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!

Тормышымның бөтен мәгънәсе дә
Син булуда иде, и балам.
Сабыйларын югалтканнар өчен
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!

Бу сорауны бик күп тапкырлар бирер әле Фәнис үз-үзенә. Җавап­лары да төрле-төрле булыр.
Изге Рамазан айларында бакыйлыкка күчкән Ринат Фәнис улының урыннары җәннәттә булсын иде дип дога кылыйк. Җәннәт түрләрендә булыр да, иншалла!

Барлык хезмәттәшләре исеменнән, Йолдыз ШӘРАПОВА

 

Язмага реакция белдерегез

34

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Амин. Сабырлык дип эйтэ без, йорэк эрни. Ул бит бала.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызганыч....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Авыр туфрагы жинел булсын? Эти- энисенэ сабырлык?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Үз "бала"мны югалткандай елап утырам бит! Аллаһым САБЫРЛЫКлар бир, ИЗГЕ ҖАНлы бала икән Рамазан ае күктәге ишекләрен ОҖМАХ юлларына ачсын иде. Фәнис энем нык бул бу гөнаһлы дөньяда олы йөрәкле, сәләтле журналист кала.Сабырлык, сәләмәттлек, көчле ихтияр телим. Клара Мәрдан кызы. ЙОЛДЫЗ ОЛЫ РӘХМӘТЕБЕЗ.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Акылга сыя торган хэл тугел, Аллакаем туземлек бирсен.

            Мөһим

            loading
            2
            X