Шәһри Казан

Сагынабыз, юксынабыз сине, Госман абый...

Бүген хезмәттәшебез Госман Садәнең вафат булган көне. 60 яшен бик зурлап редакциябездә уздырган мизгелләр әле һаман да хәтердә. 65ен каршыларга санаулы гына көннәр калгач бакыйлыкка китеп барган иде ул.

Госман абый, үзгә бер дөнья кешесе иде. Аның күңелендә тамчы кебек тә кер тапмассың, ул һәркем белән ачык, эчкерсез, ихлас иде. Иҗаты да күңеленә бәрабәр булды. Газетага гына түгел, үзебезнең якыннарыбызга туган көнгә, бәйрәмгә дисеңме, әйтүең була, ялт итеп шигырен язып та бирә. Синең күңелдәгеңне укый белә торган серле, ягымлы кеше иде ул. Сагынабыз, юксынабыз сине, Госман абый. Урыннарың җәннәт түрләрендә булсын!

Ә аның күпләр өчен балачак, яшьлек гимны булган җыры бүген дә күңел түрендә саклана һәм җырлана. Аның җырлары да, шигырьләре дә үзе кебек үлемсез...

Әссәламәгаләйкүм!
 
Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
- Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламәгаләйкүм!

Тел ачкычы, иман биргән
Сөекле туган телем!
Үзебезчә сиңа сәлам,
Әссәламәгаләйкүм!

Әй игенче, күкрәп үссен
Кырларда синең иген.
Икмәк тотып сәлам юллыйм,
Әссәламәгаләйкүм!

Ачыйк бәхет ишекләрен,
Бәхетле булсын һәркем,
Әй кардәшләр, милләттәшләр,
Әссәламәгаләйкүм!

Таң ата да кояш чыга,
Кояшлы бездә һәр көн.
Кояш белән сәлам юллыйм,
Әссәламәгаләйкүм!

Реклама

Тормыш юлы

Шагыйрь һәм журналист Госман Садә (Госман Мөхтәсәр  улы Зәйнетдинев) 1949 елның 23 февралендә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында башлангыч, Кашка авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Аскын һәм Караидел район газеталарында тәрҗемәче һәм әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1972 елларда ул Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университет каршындагы «Акчарлаклар» дигән әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.

Университетны тәмамлаганнан соң, Госман Садә Казанга күчеп килә. 1972-1979 еллар да республиканың сәяси-иҗтимагый журналы «Коммунист Татарии» («Татарстан коммунисты») журналында тәрҗемәче, ә 1979 елның февраленнән «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясенә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу газетада шактый еллар эшләгәннән соң, аның журналистлык хезмәте туксанынчы елларда республиканың «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында дәвам итә. 2005 ел башыннан ул «Шәһри Казан» газетасы редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.

Госман Садә басмада дөнья күргән дүрт шигъри китап авторы: «Мәхәббәт елы» (1985), «Җиләкле тәрәзәләр» (1987) һәм «Тайфун күзе» (1990), * Ярату ява* (2011). Нигездә, ул — лирик шагыйрь. Публицистик характердагы тормыш материалын да ул тел-стиль чаралары ярдәмендә лирикага хас формаларга төреп бирергә тырыша. Тормышчан шигъри детальләр, халыкчан образы, йөгерек тел, фикер-хистә ихласлык, шигырьне композицион яктан матур һәм җиңел аңлаешлы итеп төзү осталыгы — болар шагыйрь иҗатының үзенчәлеген тәшкил итәләр. Ул шулай ук композиторлар тарафыннан көйгә салынган һәм халык арасында популярлык казанган милли рухлы «Әссәламегаләйкем», «Рамазан», «Җомга азаны» кебек җыр текстлары авторы буларак та билгеле.

Ул 1994 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

Г.Садә — 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 14 гыйнвар 2020 - 20:51
    Без имени
    Рәхмәт Сезгә якташыбызны искә алганыгыз өчен!
  • 14 гыйнвар 2020 - 17:41
    Без имени
    Кадерле Шәһри Казан редакциясе хезмәткәрләре! Якташым Госман Садә аганы искә алып, зурлап, аның турында материал бастырганыгыз өчен Сезгә ихлас күңелемнән рәхмәт сүзләре житкерәм. Без аның белән, ижаты белән исән чагында да, мәрхүм булгач та (кызганычка каршы), горурланабыз. Һәм Сез бәян иткәннәрне якташыбыз белән горурланып укыдым. Рәхмәт Сезгә!