16+

Салават Фәтхетдинов быелгы «Татар җыры»нда катнашу турында: «Минем башка анда чыгыш ясарга теләгем юк»

Былтыр узган «Татар җыры» башкалардан аерылып торды: берьюлы ике «барс» алганнар булды, мәрхүмә Хәния Фәрхигә беренче «барс»ын кабат тапшырдылар һәм... тамашада Салават Фәтхетдинов чыгыш ясамады. Ул көнне эстрадабыз мэтры Мәскәүдә сольный концертын куйды. Əлбәттә, аның булмавы күпләрне шаккатырды.

– Əйе, тәүге тапкыр катнашмадым. Беренчедән, минем белән алдан ук үзара килешеп эшләнмәде. Ә без инде әллә кайчан ул көнгә Мәскәүдәге концертларыбызны билгеләгән идек. Ә концерт көне билгеләнгән икән, мин аны беркайчан да үткәрми калмаячакмын. Әйе, зур сәбәп булса, күчерә алам. Үз гомеремдә 2-3 тапкыр гына күчерергә туры килде. Минем өчен гади тамашачы – иң изгесе, иң кадерлесе.

Халык шок хәлендә булды. Мине карарга дип, Башкортстаннан бер төркем тамашачы килгән. Көтеп утырабыз, диләр. Айдар, Хәния чыгыш ясаган. Хәзер мин чыгарга тиеш, ә юк... Элвин Грей! Һәм концерт тәмам. Шул минутта миңа килгән смсларның санын белсәгез?! Ул шалтыратулар?!.. «Кем гаепле, нигә син юк?» – диләр. Мин тыныч кына җавап бирәм: «Бар да шулай тиеш. Фестиваль алдыннан конкурс үткәрелде, Элвин Грей мине ике тавышка узды һәм шуңа да быел ул чыгыш ясый, ул лаеклырак», – дип шаярттым, – дип әйткән иде җырчы быел яз «Шәһри Казан» газетасына биргән интервьюсында.

Быел «Татар җыры» 16 декабрьдә узачак. Ə Салаватның Мәскәүдәге концертлары 17-18 декабрьдә булачак. Күрәсең, быел бар да сөйләшелеп эшләнгән һәм «Татар җыры»нда Салават катнашачак. Əмма, интервьюда әйтүенчә, ул чарада катнашырга артык теләге юк.

– Әмма минем башка анда чыгыш ясарга теләгем юк. Теләкләре булса, иганәчеләре була алам, кемгәдер премияне тапшыра алам, почетлы кунак була алам...

Озын сүзнең кыскасы, бар да 16 декабрь көнне төгәл билгеле булачак.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading