16+

"Салават күпере" журналы яңа геройлар эзли

“Салават күпере” балалар журналы концепциясен үзгәртә. Әмма бу эшне журналның коллективы һәм “Татмедиа” АҖ җитәкчелеге генә түгел, ә укучылары, аларның әти-әниләре белән бергәләп башкарачаклар. Шул уңайдан, журнал бәйге игълан итә.

“Салават күпере” балалар журналы концепциясен үзгәртә. Әмма бу эшне журналның коллективы һәм “Татмедиа” АҖ җитәкчелеге генә түгел, ә укучылары, аларның әти-әниләре белән бергәләп башкарачаклар. Шул уңайдан, журнал бәйге игълан итә.

-Без хәзер “Татмедиа”да газета-журналларның эчтәлеген, тышкы кыяфәтен үзгәртү, эшләү рәвешен үзгәртү белән шөгыльләнәбез. Бу эшне без балалар журналларыннан башларга булдык. Безнең алда балаларыбызга милли-мәдәни тәрбия бирүдә журналның ролен арттыру бурычы тора. Хәзер бала-чага журнал белән генә чикләнми. Аның тормышында “Ютуб”та, социаль челтәрләр дә бар, телевизор да карый. Шуңа да “Салават күпере” журнал гына булып калмыйча, милли-мәдәни балалар дөньясы тудырырга кирәк, - диде журналистлар белән очрашуда “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Редакция ике юнәлештә эш алып барачак. Басма вариантын камилләштерү һәм балалар өчен тапшырулар студиясе булдыру. Әлеге эштә “Шаян-ТВ” телеканалы, “Татарстан” китап нәшрияте дә ярдәмгә килә.

Быел утыз еллыгын билгеләп үтәчәк журнал геройларын да үзгәртергә ниятли.

“Салават күпере” журналы 1990 елның 1 мартыннан бирле чыга.  

-Татар халкының искиткеч бай әдәби мирасы, фольклоры бар. Конкурска юлланылган геройлар аңлаешлы, заманча, кызыклы геройларны сайлаячакбыз. Ул безнең июнь аеннан журналда чыга башлаячакбыз, - ди журналның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.
Зилә ханымның сүзләреннән аңлашылганча, журналдагы киләчәк геройларны укучылар юллаган рәсемнәр аша сайлап алачаклар. Бәйгенең нигезләмәсе белән исә “Татмедиа” АҖ сайтында  танышырга мөмкин. 

Җиңүчеләрне сайлап алачак жюри әгъзалары арасында Ләйлә Таишева һәм Арслан Сибгатуллин да бар. 

Бәйгегә иҗади эшләрне апрель азагына кадәр юлларга мөмкин. 

 

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading