16+

«Салават күпере»нә көз бәхет алып килә

«Салават күпере» комплексында яшәүчеләрнең сөенече арта: төзелеп килә торган, 740 балага исәпләнгән өч балалар бакчасы тиздән файдалануга тапшырылачак.

«Салават күпере»нә көз бәхет алып килә

«Салават күпере» комплексында яшәүчеләрнең сөенече арта: төзелеп килә торган, 740 балага исәпләнгән өч балалар бакчасы тиздән файдалануга тапшырылачак.

«Демография» илкүләм проекты ярдә­мендә төзелә торган бакчаларның берсе 220 урынга исәпләнгән. Торак комплексының беренче чиратта төзелгән 11нче микрорайонында урнашкан ул. Калган икесе 7-8 комплекста яшәүчеләрне сөендерәчәк. Алары 260ар сабыйны кабул итеп алырга җыена.
Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Шәһри Казан»га хәбәр итүләренчә, бу көнгә өч объектта да гомумтөзелеш эшләре тулысынча тәмамланган инде.

– Объектлар төзелеше килештерелгән һәм расланган проект буенча алып барыла. Бүген әлеге биналар эчендә бизәкләү, тышкы һәм эчке инженер челтәрләрен үткәрү, территорияне төзекләндерү эшләре башкарыла, – дип аңлаттылар идарәдән. – Әлеге эшләр рәтенә юлларны рәткә китерү, балалар өчен мәйданчыклар урнаштыру, территорияне яшелләндерү дә керә.
«Салават күпере» торак комплексы шәһәр читендә урнашса да, башкаланың Киров һәм Мәскәү районы хакимиятләренә карый. Шуңа да төрле җайланма һәм җиһазлар урнаштыру Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәрнең мәгариф идарәсе белән килештерелә, дип ачыклык кертә төзелеш оешмасы.

...«Салават күпере»ндә яшәүчеләрнең күпчелеген бюджет тармагында эшләүчеләр тәшкил итә – йортлар социаль ипотека программасы буенча сафка бастырыла. Араларында яшь гаиләләр күпчелекне тәшкил итә. Шуңа да балалар бакчасы, мәктәп кытлыгы – көнүзәк проблемалар. Әйтик, беренче йортлары узган елның көзендә үк тапшырылган, бүген инде 10 йортның «морҗасыннан төтен чыккан» икенче чиратта төзелгән мик­рорайонда әлегә кадәр бер генә бакча да юк. Моннан тыш өченче һәм дүртенче кварталларда дистәләгән йорт төзелеп килүен дә исәпкә алырга кирәк. Шуңа да 260ар урынлы ике бакчаның ачылуын түземсезлек белән көтәләр биредә.

– Балалар бакчалары 2018 елда төзе­лә башлады. Контракт нигезендә, төзелеш эшләре быелның 30 ноябренә төгәлләнергә тиеш, – дип ышандыра Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе матбугат хезмәте.
Бакча чираттагы һәр балага да ишеген ачармы – вакыт күрсәтер. Шунысы гына мәгъ­лүм: 7 һәм 8нче микрорайондагы бакчаларда сабыйларны 14 төркемгә тупларга планлаштыралар. Иң сөендергәне – арада кече яшьтәге балалар өчен дә төркемнәр бар. Моның өчен ике катлы бакчаларда барлык уңайлыклар да каралган: һәр төркемнең үз киенү-­чишенү, йокы, ашау, гигиена бүлмәләре, шулай ук физкультура һәм музыка заллары, логопед өчен дә урын бар. Кем әйт­мешли, көтәсе генә калды.

Фәрит Салихов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading