16+

Салават: «Ләйсән бервакытта да җырламаячак. Ул инде 31 ел минем хатыным булып эшли»

20 августта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Татар моңы - 2018” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты узачак. Әлеге чара уңаеннан конкурсны оештыручылар, жюри әгъзалары журналистлар белән очрашты.

Салават: «Ләйсән бервакытта да җырламаячак. Ул инде 31 ел минем хатыным булып эшли»

20 августта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Татар моңы - 2018” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты узачак. Әлеге чара уңаеннан конкурсны оештыручылар, жюри әгъзалары журналистлар белән очрашты.

Конкурсның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, быелгы гала-концертта кайчандыр конкурста катнашып, бүген эстрада иң зур уңышларга ирешкән җырчылар чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Татарстаннан һәм чит төбәкләрдән килгән яшь җырчылар белән бергә Казахстаннан “Туран” этно-фольклор төркеме дә чыгыш ясаячак.
 
- Без бу төркемне юкка гына чакырмадык. Казахстанда милли мәдәнияткә бик сак карыйлар. Татарстан белән чагыштырганда Казахстан милли мәдәниятне саклар өчен күп акча бүлеп бирә. Бездә дә бу өлкәгә күбрәк игътибар булсын иде, - диде Миләүшә Айтуганова.   
 
Конкурсның жюри әгъзасы Илсөяр Шиһапова фикеренчә, “Татар моңы”ның максатлары берничә.
- Ун ел эчендә без читтә яшәүче татарлар белән бик тыгыз эшләгәнбез икән. Кайда, нинди төбәкләрдә иҗат кайнаганын да яхшы беләбез. Мәсәлән, Курган өлкәсеннән килгән Ярамир Низаметдиновга зур сәхнәгә чыгарырга “Татар моңы” ярдәм итте. Конкурска килгәндә кыенсынып торган яшьләр соңыннан зур уңышларга ирешә. Мондый мисаллар күп. Ун еллыкны йомгаклап әйткәндә, “Татар моңы” - читтә яшәүче сәләтле яшьләр өчен ярдәмче баскыч. Безгә Кытай, Лондон, Прагадан киләләр. Максатыбыз алардан артист ясау да түгел, ә тартып китерү, элемтә булдыру. “Татар моңы”ның икенче төп үзенчәлеге – бүгенге көндә безнең, хөкүмәт тарафыннан игътибардан читтә калган юнәлешләргә игътибарны арттыру. Өченчесе – конкурсның телевизион форматка күчүе, - диде ул.

“Татар моңы”ның жюри рәисе Салават Фәтхетдинов әлеге бәйгенең бизнес-проект түгеллеген әйтте.
- Бу татар халкы тарихында иң аз бюджетлы, иң аз рекламаланган конкурс. Ләкин без зарланмыйбыз. Алга таба да эшләвебезне дәвам итәчәкбез, чөнки башкача булмый, - диде.
Моннан тыш ул, без кая тәгәрибез, күп төрле конкурслардан татар эстрадасына файда бармы – юкмы дигән сорауларга җавап эзләргә, “Татар-моңы”н үстерү, тагын да яхшыртыр өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында уйларга тәкъдим итте.
- Бервакыт ниндидер конкурста Минтимер Шәймиев белән бергә туры килдек. Ул мине үзенә чакыртты да: “Конкурслар үткәрергә ошыймы сиңа?” - диде. Ошый дигәч, ник моның белән шөгыльләнмәвемне сорады. Ул конкурслар белән шөгыльләнүче кеше итеп мине күз алдында тоткан икән. Шулай итеп, “Татар моңы” барлыкка килде, - диде Салават Фәтхетдинов.

Жюри рәисе фикеренчә, иң шәп җырчылар Татарстаннан һәм Башкортстаннан. Шуңа күрә әлеге ике республикадан килгән яшьләр конкурста - аерым, чит төбәкләрдән килүчеләр аерым номинацияләрдә карала.

- Иң күп һәм иң матур җырлаучылар Татарстаннан һәм Башкортстаннан. Ул шулай булырга тиеш тә. Курган өлкәсеннән килгән җырчының киеменә дә, җырына да күз яшьсез карап та булмый. Шуңа күрә алар аерым карала. Һәр кеше үз дәрәҗәсендә җиңәргә лаеклы, кайткач, мактанырлык булсын, - диде ул.  

Шулай ук жюри әгъзасы Зөлфия Шакирова үзен борчыган мәсьәләне дә күтәрде.
- Һәр конкурсант чыга да, Резидә Әхиярованың бер җырын җырлый. Татар халкында бит бер Резидә Әхиярова гына түгел, җырлары халыкныкына тиң булган Сара Садыйкова һәм башка композиторларыбыз да бар. Шуларга игътибарны арттырырга иде, - диде ул.   

“Татар моңы” бәйгесе белән бәйле өч кызыклы сан

- Жюрида 18 халык артисты эшләгән.
- Татарстаннан һәм чит төбәкләрдән  5450 кеше катнашкан
Ун ел эчендә конкурста танышып, 8 пар кавышкан. Алар арасында Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Гүзәл Җиһаншина һәм Муса Камаловлар бар.

Салават әйткән 5 кызыклы фикер

Салават Фәтхетдиновның матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуы һәрвакыт бик дулкынландыргыч үтә. Журналистлар белән аралашканда ул еш кына күңелен тырнап торган темаларны күтәрә. Бу очрашуда да шулай булды. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.   
 
- Бөек җырчыларның кадерләрен бүген, исән чагында белергә кирәк. Кайсыгызның шушы соңгы елларда Илһам Шакиров янына барганы бар? Берегезнең дә юк. Ә ул үлсә, язма язар өчен чират торачаксыз. Болай дөрес түгел, балакайлар. Бүген эшләргә кирәк бу эшләрне. Әлфия Авзалова вафат булгач, бер ел мактадылар да оныттылар. Хәзер Хәния бизнес проект өчен калды, чөнки аның исеме белән әле нәрсә дә булса эшләп була. Мин мондый мөнәсәбәтне нәрсә дип әйтергә дә белмим хәтта... Озаграк сөйләсәм, тагын да катырак әйтергә мөмкинмен...

- Бездә кайбер оешмалар 200 җырчыны җыя да, әллә кайдагы дүрт татарны эзләп барып, концерт куеп кайта. Ә безне (“Татар моңы” конкурысын) үзләре эзләп килә һәм таба.   
- Акчага сатып алган әйбернең гомере кыска була. Моңны, таланты сатып алып булмый.
 
- Ләйсән бервакытта да җырламаячак. Ул инде 31 ел минем хатыным булып эшли. Һәм бик уңышлы. Ул үзе дә, мин дә аның сәхнәдә җырлавын теләмибез. Гаилә тормышыбызның беренче көненнән үк кемнең нәрсә белән шөгыльләнәчәген хәл иттек.   
 
- Яшьләр телефон күтәреп селкеп торудан башканы белми. Алар хәзер җыр сүзләрен дә тыңламый. Аларга башка ритм кирәк. Ярар, яшьләр үзләренчә иҗат итсеннәр дә ди, ләкин беренче урынга дәгъва кылмасыннар. Һәр кеше үз урынында булырга тиеш. Кемнең яхшы булуын көчләп тагарга кирәкми.   

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X