16+

Салаватның Ләйсәненә бүген - 50! Фәтхетдиновлар гаиләсе турында 13 кызыклы факт

Салават тормыш иптәшенә яратып «Карчыгым» дип эндәшә.

Салаватның Ләйсәненә бүген - 50! Фәтхетдиновлар гаиләсе турында 13 кызыклы факт

Салават тормыш иптәшенә яратып «Карчыгым» дип эндәшә.

Салават хатыны турында: «Акыллы усал кеше ул», - дип әйтә. 

Ләйсән иреннән 9 яшькә кечерәк.

Салават армиядән кайтканда Ләйсән өченче сыйныфта укыган була. 

Беренче очрашулары турында: «Ул очрашуны мин хәтерлим, ә менә Ләйсән юк. Ул вакытта әле Ләйсән шулкадәр кечкенә иде, хәтта өстәл астыннан башын имичә йөри иде», - ди Салават.

Өч балалары, өч оныклары бар.

Кызлары Алина Голливудта укыган, Николас Кейдж классын тәмамлаган.

Уллары Рөстәм - автоузышлар буенча үсмерләр арасында Россия чемпионы. 

Салаватның беренче укытучысы – хатыны Ләйсәннең әнисе.

Студент чагында тулай торакта Салават - Җәвит, ә Ләйсән Зөлфия Шакирова белән бер бүлмәдә яшәгән. 

Салават бик романтик кеше. Кайчандыр ул Ләйсәнгә Зур Җидегәннең бер йолдызын бүләк иткән. Ә еллар үткәч, шул йолдызны бриллиант итеп ясатып, сөйгәнен куандырган. 

Фәтхетдиновларның йорт хайваннары бик күп. Алар арасында төрлесеннән кош-корт, 3 эт, тиеннәр... Һәм хәтта сыерлары да бар!
 

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Беренчедэн 9 яшкэ кече тугел а 8 яшкэ кече ляйсэн,икенчедэн 8 яшкэ белеки булгач,салават армиядэн кайтканда ни эшлэп 3 нче сыйныфта укысын ди ул,чутларга белмисез что ли,7 сыйныфта укый идек без.

    Мөһим

    loading