16+

Салихның кулында вафат булган улы Омарның үле гәүдәсе...

Башкалабыз Казанда XVII Казан халыкара мөселман кинофестивале үз эшен дәвам итә.

Салихның кулында вафат булган улы Омарның үле гәүдәсе...

Башкалабыз Казанда XVII Казан халыкара мөселман кинофестивале үз эшен дәвам итә.

Тамашачылар хозурына төрле форматтагы, төрле эчтәлектәге фильмнар тәкъдим ителә. Кинофестивальне бәяләүчеләрнең берсе, танылган драматург, сценарист Валерия Байкеева әйтүенчә, әгәр дә фильм синең күңелеңә үтеп керә, сиңа тия икән, бу яхшы фильм дигән сүз.

Тема сайлау, актерлар эшчәнлеге, режиссерның хезмәте һәм бик күп кешеләр катнашында барлыкка килгән фильмны без экранда әзер продукт буларак кына кабул итәбез. Шуңа да күп вакыт фильмның ярты уңышын аның темасы билгели дип әйтергә була.

Бәйгедә тәкъдим ителгән тулы метражлы берничә фильмга тукталасы килә. Аның берсе Иран-Франциянең “Сами” фильмы. Икенчесе –“Омарның атасы” (Франция-Израиль) дип атала. Сүз дә юк, режиссура ягыннан сораулар,  уңышлырак итү өчен тәкъдимнәр дә бар. Һәрхәлдә камиллекнең чиге юк. Әмма тема уңышлы алынган. Сугышның зыяны, югалтулар турындагы кадрларны тыныч кына карап булмый.

Тамашачыларны бигрәк тә илләр арасында конфликтта гади җирле халыкның никадәр интегүе, кайчакта чарасызлыгын күрү, аларның халәтен тою күңеленә тиде. Мәсәлән, Сами үз җирләрендә фермерлык эшен дәвам итмәкче. Әмма  Иран-Ирак сугышыннан соң күпме вакыт узса да, миналанган җирләрне чистартмыйлар. Моннан җирле халык бик интегә. Кемдер аяксыз, кемдер кулсыз калырга мөмкин. Атышлар тәмамланса да, мина шартлап имгәнүчеләр күп. Бер аяксыз калган кызына аяк ясатып йөрүче Сами да шундый халәттә. Миналанган җирләрендә ул берни чәчә алмый. Режиссер бер кешегә генә кагылган фаҗигане төрле яктан бирергә тырышкан. Фильмның режиссерларының берсе Мәхдәд Торфе әйтүенчә, монда күп җирләрдә телгә алынмаган проблемалар, чын дөреслек күтәрелгән. Кызганыч, вәзгыять бүген дә шундый.

“Омарның атасы”  фильмы сугыш китергән афәтне бигрәк тә төп герой Салих йөрәге аша безгә җиткерергә тырыша. Комендант сәгате вакытында Израиль чиге аша үтә алмаган атаның язмышы фильмның башыннан азагына кадәр тамашачыны үз орбитасыннан җибәрми. Салихның кулында госпитальдә вафат булган улы Омарның үле гәүдәсе. Әмма ул аны үзенең кече ватанына – туган авылына алып кайтып җирләргә тели. Тик ил чигеннән чыгып китү тиз генә мөмкин булмый. Эссе көндә чүпрәккә төрелгән улының мәете белән ул ниләр генә күрми, әмма үз фикереннән дә чигенми. Юлында төрле кешеләр очрый, ярдәм кулы сузучылар да бар.

Мөселман кинофестивалендә сугыш темасы еш күтәрелә. Һәрберсе бу темага үзенчә якын килә. Кызганыч, беркемне дә битараф калдырмый торган вакыйгалар бар. Һәм аларда бер гаепсез кешеләр зыян күрергә һәм чарасыз калырга мөмкин. Сугыш афәтенең, төрле хәрби конфликларның гади кеше язмышына никадәр тәэсирен күреп – уйланмый кала алмыйсың. Чыннан да борчылдыра, уйландыра торган кадрлар күп һәм ул, кызганыч, кинофильм гына түгел.
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading