16+

Салым инспекторлары июньгә кадәр тикшерүләрне туктатып торачак.

Пандемия белән бәйле рәвештә, Россия Президенты карары нигезендә, төрле өлкәләрдә коронавирустан зыян күргән оешмаларга ярдәм чаралары күрелә.

Салым инспекторлары июньгә кадәр тикшерүләрне туктатып торачак.

Пандемия белән бәйле рәвештә, Россия Президенты карары нигезендә, төрле өлкәләрдә коронавирустан зыян күргән оешмаларга ярдәм чаралары күрелә.

 

Салым органнары 30 марттан, үзизоляция режимы сәбәп­ле, халыкны кабул итми башлады. Ләкин салым инспекцияләре белән элемтә онлайн режимда бара. Моның өчен 50дән артык онлайн сервис булдырылган, шәхси кабинетлар да эшли, крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар документларны интерактив формада тапшыра ала.

Татарстан салым хезмәте җитәкчесенең урынбасары Андрей Никиташин әйтүенчә, салым хезмәте онлайн режимда эш алып бара. Теләсә кайсы хезмәтне дә электрон формада башкару мөмкинлеге тудырылган.

– Россия Президентының 2 апрельдә кабул ителгән 409нчы номерлы карары нигезендә, махсус реестрга кергән урта һәм кече эшмәкәрлеккә, коронавирус белән бәйле вазгыятьтән зыян күргән өлкәгә караган оешмаларга салым түләүдә кичектерүләр каралган, – ди Андрей Никиташин.

Кичектерү сроклары төрле. Салым тикшерүләре дә 31 майга кадәр туктатылып торачак. Салым хисапларын онлайн режимда җибәрү мөмкинлекләре тудырылган, килеп җитмәгән хисап сәбәпле, банкта карта счетларын ябу күздә тотылмый. Коронавирустан зыян күргән өлкәләргә килгәндә, бу – авиакүчерү, аэропорт эшчәнлеге, ял һәм күңел ачуны оештыру, мәдәният оешмалары, физик-сәламәтләндерү, спорт тармагына караган оешмалар, туризм агентлыклары, кунакханәләр, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе, гомумән алганда, пандемия сәбәпле керемен 10 проценттан артыграк югалткан оешмаларга кагылачак. Моның өчен 2019 елда керем турында расланган белешмә соралачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading