16+

Салым кайтару буенча 5 сорауга ҖАВАП

1.Бала өчен әти-әнисенә мөлкәт салымын кайтарырга ярыймы? Бу очракта бала башка беркайчан да салым кайтара алмыймы?

Салым кайтару буенча 5 сорауга ҖАВАП

1.Бала өчен әти-әнисенә мөлкәт салымын кайтарырга ярыймы? Бу очракта бала башка беркайчан да салым кайтара алмыймы?

Салым кодексы 220нче маддәсе 6нчы пункты нигезендә, 18 яшькәчә балалары өчен салым түләүче һәр әти-әни мөлкәт салымын кайтара ала. Милек 2014 елдан соң алынган булса, бала милектән салым чигерү хокукын югалтмый, 18 яшь тулганнан соң, үзе фатир сатып алган очракта, 13 процент салымны кайтарырга хокуклы. Бер кеше башына салым бары 2 миллион чыгымнан исәпләп кенә кайтарыла, ягъни салым чигерүе 260 мең сумнан артмаска тиеш.

2.Торак өчен салымны фатирга түли башлаганнан соң өч ел эчендә кайтарырга кирәк дип ишеткәнем бар. Бу нәрсәне аңлата?
Салым кодексы 78нче маддәсенең 7нче пункты нигезендә, торак өчен түләгән сумманың 13 процентын кайтару өчен, гаризаны соңгы өч ел өчен генә тапшырырга була. Әйтик, фатирны 2014 елда ук алдыгыз ди, ә салымны бары быел гына кайтарырга уйласагыз, акчаларны 2015, 2016, 2017 еллар өчен генә алачаксыз.

3.«Черновой отделка», ягъни төзелеш эшләре ахыргача төгәлләнеп бетмәгән фатир алган очракта, тотылган чыгымнар өчен акчаны кайтарырга буламы?
Әйе, мондый очракта төзелеш материалларына тотылган чыгымнар да исәпкә алына. Россия Финанслар министрлыгы аңлатмасы буенча, Росстандарт карары белән расланган хезмәтләр: штукатурлау, эретеп ябыштыру, агач эшләре, тәрәзә куйдырулар өчен тотылган чыгымнардан да салым кайтарырга була. Ә менә ут чыбыклары сузу, розеткалар куйдыру, җиһазлар бу исемлеккә керми. Аларга киткән акчадан процентлар кайтарып булмый.

4.Салым күпме вакыт эчендә кайтарыла?
Дәүләт тарафыннан билгеләнгән вакыт буенча документларны тикшерү өчен иң күбе өч ай таләп ителә, аннары акчаларны гариза тапшыручының исәп счетына күчерү өчен тагын бер ай тирәсе вакыт сорала. Нәтиҗәдә акчалар салым инспекциясенә мөрәҗәгать иткәннән соң уртача алганда дүрт ай эчендә күчә. Салым акчасын кайтыру өчен, яшәү урыны буенча салым органнарына яки эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

5.Салым ничек түләнә?
Әйтик, сез 2017 елда аена 40 мең сум акча алып эшләдегез ди. Закон нигезендә, хезмәт хакыгызның 13 проценты салым органнарына күчеп бара. Бу – елына барлыгы 62 400 сум акча дигән сүз. Налог тотып калына торган төрле бәйгеләрдә җиңеп откан матди «бүләкләр» дә исәпкә алына. Торак сатып алган очракта, сез аның 2 миллионыннан 260 мең сумын кайтара аласыз. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: бер елга бары тик салым органнарына күчкән сумма, ягъни бу мисал очрагында 62 400 сумны гына кире кайтарып була. Калган сумманы киләсе елларда алу мөмкинлеге бар.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading