16+

Асаф Вәлиев «Трамвайчы кыз» җырының серләрен ачты

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевнең “Трамвайчы кыз” җырын күпләр белә.

Асаф Вәлиев «Трамвайчы кыз» җырының серләрен ачты

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевнең “Трамвайчы кыз” җырын күпләр белә.

Җырны гына түгел, клибын да күпләр хәтерли. Анда төшкән кыз, чыннан да, трамвайчымы? Бу сорауны Асаф Вәлиевнең үзенә бирдек.
– “Трамвайчы кыз” җырының тарихы кызыклы. Шагыйрә Гөлсәрвәр: “Тиздән Казан трамваеның 100 еллыгы була. Шул уңайдан шигырь яздым. Үзем дә трамвай депосында эшләдем. Бу тема миңа якын. Сез матур кызлар турында җырларга яратасыз. Бәлки, бу шигырьгә көй язып булыр”, – дип шалтыратты. Мин ул вакытта композитор Чулпан Зиннәтуллина белән тыгыз элемтәдә идем. Аңа шалтыраттым. Тиздән Казанга килүен әйтте. “Трамвайда йөргәч, бәлки, берәр көй чыгар”, – ди. Озак та үтмәде, шалтыратты. Күрешеп, көйне диктофонга яздырып алдым. Мин инде аны аз гына төзәттем. Аннан рус телендә куплетны үзем яздым. Бәйрәм булгач, җыр һәркемгә аңлаешлы булсын дип тырыштым. Хәтта трамвайның рельс тавышларын да үзем яздырып йөрдем. Бер музыкант белән хәбәрләшеп, аранжировка ясадык. Клип та төшерергә булдык. 1999 ел ноябрь ае иде. Салкын булды, кыш килеп җиткән иде инде. Туңа-туңа клип төшереп, аны юбилейга өлгерттек. Бу җырны беренче тапкыр шул юбилейда башкардык. Аннан аны телевизордан күрсәтә башладылар.

– Ул вакытта юбилейга язылган җырның шулкадәр популяр булуына ышанган идегезме?
– Башта, чыннан да, трамвайчы кыз турында җырга сәерсенеп карадым. Аннан эшли башлагач, җиренә җиткереп башкарып чыгасы килде. Җырны тамашачыга тәкъдим иткәнче, аның популяр була алуына ышана идем инде. Радиода яңгырый башлагач, телевидениедә күрсәткәч бик тиз танылды. 

– Клипта төшкән кыз, чыннан да, трамвайчы идеме соң?
– Миңа трамвайда эшләүче бер кызны тәкъдим иттеләр. Ләкин ул вакытта бер матур кызга гашыйк идем, без очраштык. Өйләнә яздым, шуңа күрә: “Клипта бары тик аның белән генә төшәм”, – дигән шарт куйдым. Ул хәтта трамвайчы кыз булып вагонда утырды. Мәхәббәт тарихы да күренде. Матур клип төшердек. Кайвакыт тамашачылар: “Трамвайны җырла әле”,  – дип сорый. Җыр бит “Трамвайчы кыз” дип атала. Трамвай турында гына булса, ул техник җырга әйләнер иде. Ә бу җырның үзәгендә мәхәббәт, хисләр.  Трамвайда танышып өйләнешкән кешеләр дә булгандыр. Ул вакытта Интернет юк. Егетләр кызлар белән шәһәр урамнарында, җәмәгать транспортында, уку йортында танышты. Бәлки, шуңа да халык аны якын иткәндер. Миңа хәзер дә: “Сезнең җырны тыңлап барабыз”, – дип видеолар җибәрәләр.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading