16+

Сайлау хөрмәтенә оештырылган концерт гаилә белән бергә булу өчен тагын бер мөмкинлек

Беренче тапкыр сайлауга килүчеләр өчен бу чара аеруча мөһим.

Сайлау хөрмәтенә оештырылган концерт гаилә белән бергә булу өчен тагын бер мөмкинлек

Беренче тапкыр сайлауга килүчеләр өчен бу чара аеруча мөһим.

Күпләр  инстаграм битләренә махсус хештеглар белән фотоларын урнаштырырга да өлгергәннәр инде. Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлеева беренче тапкыр сайлаучыларга һәр район истәлекле бүләкләр әзерләгәнен әйтте. Мәсәлән, Кайбыч районы туган як белән бәйләп махсус түштамгалар чыгарган. Сайлаучылар хөрмәтенә төрле чаралар да оештырылган.

Ләйлә Фазлеева әйтүенчә, сайлауларның мәрхәмәтлелек акциясе белән туры килүе дә мәгънәле. “5 сентябрьдән республикада игелек эшләү атналыгы башланды. Дөрес, яхшы гамәлләр һәрчак эшләнә. Тик атналык вакытында социаль проблемаларга аеруча игътибар бирелә”, – ди Ләйлә Фазлеева. 

Мәрхәмәтлелек акциясенә кушылып Әтнә районының Ары авылында, мәсәлән, сайлауга килүчеләрне уха, чиләк каплап пешерелгән яңа бәрәңге, кайнар чәй, коймак белән сыйлыйлар, дип хәбәр итә даими укучыбыз Фидаил абый Кадыймов.

Республика халкы өчен “Казан Арена” стадионында зур концерт чарасы оештырыла. Ул сәгать 14 .00 дә башланачак. Анда танылган җырчылар: Гүзәл Уразова, Данир Сабиров, Илсия Бәдретдинова, “Любэ”, ”Волга Волга” төркемнәре һәм башкалар катнашыр дип көтелә. Ләйлә Фазлеева концертка килүчеләргә киңәшләрен дә җиткерде: “Сайлауларда катнашкан кешеләр махсус беләзекләр ярдәмендә җәмәгать транспортында бушлай йөри ала. Шуңа да автомобильләрне өйдә калдырсаң яхшырак булачак. Сумкаларны тикшерү дә беренче чиратта, куркынычсызлык, тәртип өчен кирәк. Сайлау хөрмәтенә оештырылган концерт гаилә белән бергә булу өчен тагын бер мөмкинлек”, –  диде Ләйлә Фазлеева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading