16+

Сайлау вакытында беренче тапкыр “Мобиль сайлау” механизмы кулланыла

VI чакырылыш Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар башланды. Сайлау участокларында иртәнге сәгать җидедән үк музыка яңгырый, бәйрәм рухы хөкем сөрә. Кичке сәгать сигезгә кадәр депутатлар өчен тавыш бирергә мөмкин булачак.

“Татарстанда барлыгы 2811 сайлау участогы эшләячәк”,  –  дип хәбәр итте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов. Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә ярты сәгать саен журналистларны сайлау барышы, соңгы яңалыклар белән таныштырып барачаклар. Бүген Дәүләт Советына 100 депутат сайланачак. Моннан тыш җирле үзидарәләргә дә 198 депутатны сайлау көтелә. Республикада беренче тапкыр “Мобиль сайлау”  механизмы кулланыла. Элек төрле сәбәпләр аркасында теркәлү урыны буенча сайлый алмасаң, алдан махсус рөхсәт кәгазе алырга туры килә иде. “Мобиль сайлау” механизмы исә бу эшне шактый гадиләштерә. Кеше үзенә җайлы сайлау участогын сайлый ала. Бу мөмкинлектән барлыгы 32 меңнән артык кеше файдаланган. “ Бүген чынлап та бәйрәм рухы. Иртән үз тавышымны бирдем. Сайлау участогы гөрләп тора”, – ди Мидхәт Шаһиәхмәтов. Казан Сайлау участокларында тавыш биргән кешеләргә махсус браслетлар бирәчәкләр. Алар белән җәмәгать транспортларында бушлай йөрергә һәм бәйрәм концертына барырга мөмкин булачак. Бәйрәм уңаеннан Татарстанның башка зур шәһәрләрендә, авылларда да төрле чаралар оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading