16+

Сайлауларга старт бирелде! Тавыш бирү сыйфатлы, ачык узарга тиеш

Татарстанда Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларга старт бирелде. 2,8 меңнән артык тавыш бирү участогы иртәнге сәгать сигездән эшли башлады. Ил буенча алганда, барлык субъектларда 96 мең сайлау участогы эшли. Сайлаулар өч көн дәвам итәчәк.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәис Андрей Кондратьев сүзләренчә, Россиядә барысы 108 млн кеше үзенең тавышын бирәчәк. Чит илдә яшәүче 2 млн кеше дә сайлауга кушылыр дип көтелә. 144 илдә 384 сайлау участогы ачылачак. Беренче сайлаулар Камчаткада кичә төнге сәгать унбердә үк ачылган. Ә Татарстанда сайлауларда 2,9 млн нан артык кешене көтәләр.
– Сайлаулар сыйфатлы, ачык узарга тиеш. Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау һәм Мәгариф министрлыгы – барысы да сайлауларны тулы көченә уздырырга әзер. Тавыш бирүне максималь рәвештә ачык итәргә тырышабыз, моның өчен бик зур эш эшләнде. Чит илләрдән, Бәйсез Дәүләтләр Берлегеннән дә күзәтүчеләр килде, – диде ул матбугат очрашуында.
Спикер сайлау участокларында Роспотребнадзорның санитария-эпидемиология таләпләре үтәлүен дә билгеләп үтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading