16+

Сәүдә үзәгендә янгын чыкса, нишләргә? (КИҢӘШЛӘР)

Кемерово шәһәрендә булган фаҗигадән соң Россиядәге, шул исәптән Татарстандагы сату-күңел ачу характерындагы барлык сәүдә үзәкләренә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан тикшерүләр килә башлады. Мәгълүм булганча, әлеге тикшерүләр Россия Генераль прокуратурасы кушуы буенча эшләнелә.

Сәүдә үзәгендә янгын чыкса, нишләргә? (КИҢӘШЛӘР)

Кемерово шәһәрендә булган фаҗигадән соң Россиядәге, шул исәптән Татарстандагы сату-күңел ачу характерындагы барлык сәүдә үзәкләренә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан тикшерүләр килә башлады. Мәгълүм булганча, әлеге тикшерүләр Россия Генераль прокуратурасы кушуы буенча эшләнелә.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, республикада 260 объект (күңел ачу үзәкләре булган сату комплекслары, балалар ял итә торган оешмалар, мәдәният һәм спорт объектлары һәм халык күп җыела торган башка урыннар) тикшереләчәк. Аңлашыла инде, иң күп объектлар эре шәһәрләрдә урнашкан. Мәсәлән, аларның 40ы – Казанда, 30ы Чаллыда эшли. Дөрес, әлеге исемлеккә прокуратура теләсә кайсы вакытта төзәтмәләр кертергә дә мөмкин. Беренче чиратта тикшерүчеләр сигнализация һәм янгын сүндерү системаларына зур игътибар бирәчәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре игълан иткәнчә, сигнализация, янгын сүндерү эшчәнлеген, эвакуацион чыгу юлларын өйрәнү һәм әлеге объектларда эшләүчеләрнең ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларын бәяләү эшләре 16 апрельдә төгәлләнергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, журналистлар һәм шәһәр халкы катнашындагы беренче тикшеренүләр 27 март көнне «Горки парк» сәүдә үзәгендә узган иде. Аннан соң «Кольцо», «Парк Хаус», «Олимп», «Тандем», «Родина» кебек зур комплексларда халыкны эвакуацияләделәр. Тикшерүләр шулай ук республиканың башка шәһәрләрендә дә уза.
Казанның Киров районындагы «Московский» сәүдә үзәгендә бик күп җитешсезлекләр ачыкланган. Тикшерүчеләр чыгу юлларында тиз ут кабарга мөмкин булган әсбапларга, калканчыкларның дөрес урнашмавына, кайбер чыгу ишекләре янында артык әйберләр булуына игътибар иткән.
Шуңа бәйле рәвештә, янгын сүндерү өчен махсуслашкан кибетләрдә ут сүндергечләрне (огнетушитель) күпләп сатып ала башлаганнар. Белгечләр фикеренчә, тиздән аларның бәяләре дә артачак.

«Янгынга каршы җиһазлар» кибетендә сату итүче Елена «ШК»га сөйләвенчә, ике көн эчендә 300ләп ут сүндергече сатылган.
– Кечкенә, иң күп сатыла торган ут сүндергечләренең бәяләре 570 сум иде. Ике-өч көн эчендә аларның барысын да алып бетерделәр. Күбесенчә зур сәүдә үзәкләрендәге кибетләрдә сатучылар алды. Әлеге вакытта кибеттә 10 литрлы порошоклы (бәясе 1200 сум) һәм углекислоталылар (1500 сум) гына калды. Аларны, гадәттә, зур мәйданнардагы биналарда кулланалар. Алар 1,5 елга җитә, – диде ул.
Сүз уңаеннан, соңгы мәгълүматлар буенча, «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә 64 кеше үлгән, янгында зыян күрүчеләр саны 79га җиткән. Хәзерге вакытта 12 кеше – хастаханәдә, зыян күргән тагын 67 кеше амбулатор дәвалану уза.

Сәүдә үзәгендәянгын чыга калса, нишләргә?

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин:
– Янгын чыккан очракта, булдыра алган кадәр, тынычлык сакларга кирәк. Кагыйдә буларак, бездәге барлык сәүдә үзәкләрендә автоматлаштырылган янгын куркынычсызлыгы системасы эшли. Шул исәптән кешеләргә янгын турында хәбәр итү дә көйләнгән. «Бинадан чыгып китәргә кирәк», – дип хәбәр ителәчәк. Чыгу юлы юнәлешен, кагыйдә буларак, күрсәткечләр билгели. Алар буенча чыгу юлын табарга кирәк. Булдыра алган кадәр тиз арада бинадан чыгып китү хәерле.

Федераль янгын хезмәтенең Татарстан буенча укыту үзәге укытучысы, беренче класслы янгын сүндерүче Радик Гатауллиннан берничә киңәш

1. Әгәр төтен чыкканын күрсәгез, янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз, администрация аша хәбәр итү системасын эшләтеп җибәрегез.
2. Тыныч булыгыз, паникага бирелмәгез.
3. Сулыш алырга җиңелрәк булсын өчен, суда чылатылган тукыма файдаланыгыз.
4. Балаларны үзләрен генә калдырмагыз.
5. Бинадан чыккач, куркынычсыз урынга, ераккарак китегез.
6. Ябык бинада калган очракта, тәрәзәләрне ачмагыз. Ачык тәрәзәдән кислород керә һәм ялкын тагын да көчәя. Янгын сүндерүчеләрне күргәч тә, тәрәзәләрне ачарга кирәк. Юкса алар, тәрәзәне ватып, пыяла ватыклары белән кешеләрне имгәтергә мөмкин. Шуны истә тотыгыз: автобаскыч буенча арт белән төшәргә кирәк: җилкә алга барырга тиеш.
7. Янгын сүндерүчеләрнең күрсәтмәләрен төгәл үтәгез.
8. Янгын вакытында берәр ябык бүлмәдә аерылып калсагыз, ишекне тыгыз итеп ябыгыз, ярыкларны дымлы чүпрәк белән капларга тырышыгыз.


(«Интертат» электрон газетасыннан алынды.)

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading