16+

Сөендердең, бәрәңге!

Бу ялларда авыл кешесе дәррәү кубып бәрәңге алды. Барысының да күңеле күтәренке: бәрәңге уңышы чынлап та шәп булды. Өстәлеңдә кара икмәгең белән ярмаланып пешкән бәрәңгең булса, ач калмыйсың. Авыл халкы шулай дип шөкер итә.

Сөендердең, бәрәңге!

Бу ялларда авыл кешесе дәррәү кубып бәрәңге алды. Барысының да күңеле күтәренке: бәрәңге уңышы чынлап та шәп булды. Өстәлеңдә кара икмәгең белән ярмаланып пешкән бәрәңгең булса, ач калмыйсың. Авыл халкы шулай дип шөкер итә.

«Ишелеп уңды»
Бәйрәм хөрмәтенә бирелгән ял көннәрендә бәрәңге алу безнең дә традициягә әверелде. Элек исә бәрәңге казырга әтинең туган көне – 21 сентябрьдә генә чыга идек. Әллә кеше артыннан калмыйк дипме, әллә бәйрәм көннәрен бушка уздырмаска теләгәнгәме (сәбәбен үзебез дә аңлатып бирә алмыйбыз), хәзер бәрәңгене өч атнага иртәрәк ала башладык. Ә менә хезмәттәшебез Йолдыз апа Шәрапова кеше ашыга дип бер дә кабаланмый. Аның да тормыш иптәшен әнисе бакчадагы бәрәңгене казып бетергәч – 23 сентябрьдә тапкан. Алар, шул традициягә тугры калып, бакчага 20ләреннән соң гына чыгачаклар икән.

Узган ялларда без генә түгел, шактый кеше бәрәңгесен алып куйган булып чыкты һәм алар барысы да бәрәңге уңышыннан бик канәгать. Саба районы, Кече Кибәче авылында яшәүче газета укучыбыз: «Бәрәңгебез бик уңды, эре дә, күп тә булды, тик черекләре дә юк түгел шул», – ди.
Яшел Үзән районының Акъегет авылы халкын да бәрәңге уңышы сөендергән. Беркай­чан да моның кадәр уңыш алганыбыз юк иде әле, ди Миләүшә Гыйсмәтуллина.

Карагуҗада уңыш әллә ни мактанырлык түгел, елдагыча икән. Моннан берничә атна элек Питрәч районы, Тау Иле авылында халыкның бәрәңгесе чери икән дигән мәгълүмат таралган иде. Бу хәбәр дөрес булып чыкмады. Шул авылда яшәүче Раушания Бохараева, халык бәрәңге ала башлады, уңышы сөбханалла, ди. Алар бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортын алып бетергән, ә менә соң алына торган кызыл бәрәңге әле чәчәктә генә икән.

Минзәлә районы, Кадрәк авылыннан Хәлил Нәбиуллин, бәрәңге ишелеп уңды, бакчага сайлаулардан соң гына чыгабыз әле, ди. Авыл җирлеге башлыгы бүген сайлауларга әзерләнү белән мәшгуль.
– Бәрәңге сабыр итеп тора әлегә, икенче атнада казый башлыйбыз. Узган ел да яхшы булган иде. Үзебездән артканын Чаллыга ярминкәгә алып барып сатабыз, – диде Хәлил.

Әтнә районы, Ары авылында яшәүче газета укучыбыз Фидаил Кадыймов бәрәңгеләре мулдан булуын, артыгын сатарга да уйлауларын әйтте. Әмма без үстерә генә беләбез, сата белмибез шул, сез кайтып алып китсәгез генә инде, дип көлдерде.
Игътибар иткәнсезме икән, быел бакчада бәрәңге алмасы да күп иде. Бу шулай ук бәрәңге уңу билгесе икән.
 
«Бәрәңге үстерү үзен акламый»
Бер очтан бәрәңгене зур мәйданнарда үстерә торган фермер, колхозларга да шалтыратып алдык. Ел саен диярлек Биектау районындагы «Березка» хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Сабитовтан бәрәңге уңышы белән кызыксынмый калмый идем. Кичә дә шалтыраттым. Бактың исә бу хуҗалык быел бәрәңгене бөтенләй утыртмаган булып чыкты.

– Орлык бәрәңгесе начар иде, яңа төрен сатып алырга акча җитмәде. Акчасын да тапкан булыр идек, бәрәңге үстерү үзен акламый, – диде ул, кәефсез генә. – Бәясе бик арзан бит. Быел күпләп сату бәясе – 7 сум. Ә аны үстерү өчен күпме көч һәм чыгым кирәк! Ун ел утырттык, шуның берничә елында гына уңыш әйбәт булды. Аннары бәрәңге читтән дә күп керә. Аны үстерүче фермерлар да шактый. Бәясенә шулар да йогынты ясыйдыр.
 
«Булганына шөкер»
Буа районының Кишер Аксуы авылы фермеры Фирдүс абый Салаватуллин бәрәңгене 20 гектар мәйданда утырт­кан. Аны бер атна элек алып та бетергәннәр. Кырга исә 13 июльдә үк чыкканнар.

– Бәрәңге быел бик әйбәт булды. Яңгырларның файдасы тиде, уңышы куандырды. «Гала» дигән сорты бер гектарга – 350 центнер, «Колумба» дигәне 280 центнер чык­ты. Булган бәрәңгене сатып та бетердек. Баштарак килограммын 15 сумнан саткан идек, август ахырына күпләп сату бәясе 7 сумга төште. Бәясе тагын да арзанайган дип ишеттем әле, белмим, дөрес сүзме икән. Бәрәңгенең үзкыйммәте 5-6 сум. Уңышы әйбәт чыккач, үзен аклый ул. Ә менә былтыргы кебек коры җәйдә безгә бернинди файдасы калмый инде, чөнки гербицидлар бик кыйммәт, – дип сөйләде фермер.

Ә менә 20 гектар җиргә утырткан кишерне һәм чөгендерне әле сораучы юк икән. Анысының да уңышы күп булган. Аларын кая куеп бетерер­без икән дип борчылып торабыз әле, ди Фирдүс абый.

Үстерәбез. Саклый белмибез
«Российская газета» төбәкләрдә бәрәңгенең ничә сум торуын белешкән. Приморье краенда күпләп сатуның килограммы – 13-18, Алтай краенда – 9-10, Брянск, Воронеж өлкәләрендә һәм Татарстанда 7-8, хәтта 5 сум. Башкортстанда 8 сумнан артык тормас, дип фаразлыйлар.

Арзан булу сәбәпле, бәрәңге үстерүчеләр икенче икмәкне утырту кырларының мәйданын киметмәсме? Алай иткәндә, аның бәясе үсәчәк. Ул үз чиратында сатып алу кимүгә китерәчәк. Шул ук вакытта читтән кертелгән бәрәңгенең дә күп булуын билгеләп үтәләр. Приморьеда кытай аграрийлары продукты күп керә икән.
Тагын бер сәбәп – заманча бәрәңге саклау урыннары җитешмәү. Тәтешнең «Нур» җаваплылыгы чикләнгән агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев бер сөйләшүдә бәрәңгене җирләр суынгач кына алуларын әйткән иде. Чөнки, әлеге дә баягы, аны саклау урыннары махсус климат-контроль белән җиһазландырылмаган. Шуңа да, бәрәңге язга кадәр саклансын өчен, аны соңрак алырга тырышалар. Белгечләр әйтүенчә, бәрәңгене үстерәбез, әмма аны язга кадәр саклый алмаганга, читтән бәрәңге кертелә башлый, бәясе дә кинәт арта.

Алгы планга тагын бер проблема чыга: сыйфатлы орлык җитми. Голландия, немец селекцияләре сортын алырга туры килә. Кайбер төбәкләрдә сортларны үзләре дә чыгара, әмма әлегә импортны кыс­рыклап чыгарып булмый.
 
«Бәрәңгене ашамый башладык»
Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров бәрәңге игү мәйданнарының кимү сәбәбен аны аз кулланудан күрә.
– Элек без аны күпләп утыр­та һәм терлеккә ашата идек. Авылда терлек тотучыларның саны исә нык кына кимеде. Аннары халык та бәрәңгене аз ашый башлады. Кибеттә ел әйләнәсендә нәрсә теләсәң – шул бар. Бәрәңгене капчыклап саклауның да кирәге калмады. Кибеткә кергән саен, кирәк кадәр генә аласың. Моннан ике-өч дистә ел элек яңа бәрәңгене август аеннан гына ашый башлый идек. Хәзер кыш уртасында да яңа бәрәңге алып ашыйбыз, – ди ул.

Әңгәмәдәшебездән бә­рәңге сортлары турында да сорашмый кала алмадык. Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты чыгарган «Кортни», «Рег­ги», «Самба» сортлары югары уңышлылыкны озак еллар саклый ала. «Регги» дигәне иртә өлгерә, әмма аның уңышы азрак була. «Кортни» сорты соң өлгерә, аның каравы уңышы күбрәк чыга. Шул ук вакытта төрле сорт төрле районда төрлечә уңыш бирә. Төньяк зонада исә бәрәңге яхшырак үсә, ди.

Белгеч әйтүенчә, бәрәңгене саклый белү мөһим. Аны 2-4 градус җылылыкта сак­ларга кирәк. Бәрәңгене алып бетергәч тә, бакчага тирес кертү һәм сидерат чәчү зарур. Тиресне бер гектарга 40 килограмм исәбеннән кертү дөрес. Азрак, әйтик, 8 килограмм гына кертсәң, ел саен тирес белән ашлыйсы була. Тирес белән эшкәрткәннән соң, арыш яки горчица чәчү отышлы, алар җирне авырулардан дәвалый. Соңгысы исә каты кортны (проволочник) да бетерә.

Бу урында халык киңәшен дә искә төшерик: баздагы бәрәңге өстенә, дымны тартсын өчен, арыш саламы түшәгез.

 

2008 елда Кемерово өлкәсендә бәрәңгегә һәйкәл куе­лган. 2011 елда анда бер хатын-кыз 1,666 килограммлы бәрәңге үстергән.
Бельгиядә бәрәңге музее бар. Анда әлеге культурага бәйле меңнән артык экспонат куелган.
Бәрәңге дөньядагы иң популяр продуктлар арасында дүртенче урынны били. Алдагы өч позициядә бодай, дөге һәм кукуруз.
Бәрәңгедә калий бананга караганда күбрәк. С витамины да аңарда әфлисун белән чагыштырганда артыграк. Клетчатка буенча алманы да узып китә.
Галимнәр бәрәңге боламыгының баш миенә уңай йогынтысын, аерым алганда хәтерне яхшыртуын ачыклаган. Белгечләр моны аның составындагы глюкоза белән аңлата.
Бәрәңгене Франциядә популярлаштыру өчен, Людовик XVIның хатыны Мария-Антуанетта күлмәген бәрәңге чәчәкләре белән бизәгән.
Киптергән бәрәңгене беренче тапкыр ресторанда гына тәкъдим иткәннәр. Ул бик кыйммәт торган.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading