16+

Сериал карап гомер үтә

Көз көз инде, яңгыры да явар, артыннан ак карлары да көттермәс. Ничек соң анда, көзге эшләрегез төгәлләнеп киләме инде? Безнең дә бетеп килә, бабай сарымсак белән суган да утыртты.

Көз көз инде, яңгыры да явар, артыннан ак карлары да көттермәс. Ничек соң анда, көзге эшләрегез төгәлләнеп киләме инде? Безнең дә бетеп килә, бабай сарымсак белән суган да утыртты.

Ачы торма, шалканнар да йолкынды, бабай кешенең шалканы да булырга тиеш диеп, шалкан чәчә инде. Аннан инде аның белән дусларын, күрше малайларын да сыйлый. Утыртыласы утыртылып, җыясы җыелып, казыйсы казылып бетте дисәм...
Әнә анда, салкыннарга бирешмичә, яраннар гөрләп утыра, җәй көнендәге шикелле гөрләп үк утыр­масалар да, годецияләр чәчәктә әле. Йолкып атарга кулыбыз күтәрелми, утырсыннар инде әйдә.

Дуслар, хәтерлисезме икән, теге гасыр ахырында, бер кат көзге эшләр беткәч, Мексика сериаллары караганны? Ул сериаллар җәй көне дә була иде, тик безнең җәй көне сериал карап утырырга гына вакыт булмый иде бит. Аннан инде көзләргә кереп, эшләр кимеп киткәч, җәй көне дә вакыт табып шул сериалларны караган берәрсеннән киноның эчтәлеген сөйләтеп, көздән алып язга кадәр кино карыйбыз.
И карадык инде ул сериалларны. «Богатые тоже плачут»та байларны елатып тотынган идек, аннан соң «Тропиканка», «Дикий ангел», «Просто Мария»... Ничә ел шул сериал геройлары тормышы белән яшәдек, шулар белән шатландык, шулар белән кайгырдык.

Ул сериалларны көнгә ике тапкыр күрсәтәләр иде Беренче каналдан, иртәнге унда һәм кичке җидедә. Кичке җидене көтеп алырга тәкать калмыйча, тәнәфестә генә булса да, химия кабинетында бераз карап алабыз бит әле. Берсендә пекарняда ипи чиратында Бикә ападан (Дими Бикәсе), иртән яңа серия­не карап чыккан икән, чиратларыбызны онытып, кино сөйләттек.

Кышы кыш инде, язы да җитә бит әле аның. Март аеннан хатын-кыз бәрәңге подвалында бә­рәңге араларга тотына. Ә сериал дәвам итә. Бетмәс бәрәңге юк, бер бетәр әле, бәрәңге дип монда кино калдырырсыңмы? Шулай дип бер заманны хатын-кыз халкы өйгә кино карарга таралыша башлады бит эш сәгате беткәнче, төш җиткәнче, мин сиңа әйтим. Безнең авылда гына түгел, күрше-тирә авылларда да. Аларга орчык кадәрле бригадир Мөдәррис абый түгел, пред үзе нипочум. Ну бу мәсьәләдә хатын-кызларга управаны тиз таптылар, кәнишне. Чөнки бу хәл бер бездә генә түгел, бөтен якын-тирә авылларда булган икән.
Шуңа күрә бөтен тирә-як хатын-кызларын көндез сериал карау­дан мәхрүм иттеләр дә куйдылар бик җайлы гына итеп, Купка подстанциясеннән бер сәгатькә утны өзеп куеп.

Әле икенче, әле «Культура» каналы еллар буе күрсәткән «Санта Барбара» калмасын тагын. Ничә елга сузылды ул сериал, белмим, карамадым.
Үз телевизорлары икенче каналны күрсәтмәгәч, еллар буе кешегә кино карарга йөргән хатыннар да булды. Еллар буе көн саен кемгә кем тансык инде, йә? ­Дөнья булгач, төрле вакытың була, кайвакыт кешене түгел, үзеңне-үзең күрәсе килмәгән чакларың да бар ла ул.
Ә менә кол кызны – «Рабыня Иза­ура»ны ике тапкыр күрсәттеләр, күп санлы тамашачылар соравы буенчадырмы инде. Беренчесендә карамадым, кино өчен дә йөрәк бозып тормыйм әле дип.

Икенчесендә карадым. Мин карасам, кино дип кенә карамыйм шул инде, чын күңелдән, елый-­елый йә көлә-көлә карыйм. Изаураны да шулай карадым, йөрәк дарулары эчеп: «Һай, балларга йөрдең бит син», – диеп. Изаураның дусты Мальвинаны яндырган көнне сыерыбыз бозаулады әле, өйгә керсәң – сыер бозаулар төсле, абзарга чыксаң – Мальвинаны коткарып куяр­лар кебек. Ике арада йөреп үтте ул кич. Ә шул көнне туган тана бозауга балалар Мальвина дип исем кушканнар иде. Тора-бара Мәликәгә әйләнде, ул вакытта әле кызларга Мәликә исеме кушмыйлар иде. Шундый игелекле сыер булды ул Мәликә-Мальвина.
Әй гомерләр, шул сериалларны карап, ничә кышларны уздырганбыз. Бик әзе генә истә калган, бик күбесе исләрдән чыккан икән шул.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading