16+

"Сез Татарстаныбыз ия булган ныклы нигезне төзедегез"

Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы төзелүгә 35 ел тулды. Шул уңайдан, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә тантаналы чара узды. Мәртәбәле кунаклар арасында республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде.

"Сез Татарстаныбыз ия булган ныклы нигезне төзедегез"

Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы төзелүгә 35 ел тулды. Шул уңайдан, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә тантаналы чара узды. Мәртәбәле кунаклар арасында республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде.

Ул бу оешманың ничек оештырылганын хәтерләвен, инде олы яшьтә булып та, активлыкларын югалтмаган кешеләрнең ул чорда берләшергә теләкләре булганлыгын искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда 914,5 мең өлкән кеше исәпләнә. Бу республика халкының 23,5 проценты дигән сүз.

Парламент җитәкчесе бу очрашуга имтиханга килгән кебек әзерләнүен яшермәде. “Безнең ветераннарыбыз бик әзерлекле һәм күпмилләтле Татарстаныбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклыйлар. Шуңа да бу оешма бик кыйммәтле. Мин сезнең оешманы күпмилләтле республикабызның күңеле дип саныйм”, - диде Фәрит Хәйрулла улы һәм төбәк җитәкчелеге исеменнән ветераннарга, пенсионерларга актив булганнары өчен рәхмәтен җиткерде.

Республиканың закон чыгару органы җитәкчесе чыгышында хәзерге вәзгыятькә дә тукталып узды.

“Инде ХXI гасыр, Россия, дөнья алга бара дип йөргәндә, яңа таләпләр барлыкка килде. Сезгә, безнең әтиләр һәм бабаларыбызга Бөек Ватан сугышы туры килде. Хуҗалыкларны торгыздыгыз. Безнең ветераннарыбыз һәрвакыт хезмәттә булды һәм хәзер Татарстаныбыз ия булган ныклы нигезне төзедегез”, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин һәм республикада тормышка ашырыла торган икътисади үзгәрешләргә тукталып узды.

Ул шулай ук Украинада барган махсус хәрби операция темасын да читләтеп узмады. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Донбасс, Луганск  Республикаларына Татарстаннан 625 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Моңа тагын “Бердәм Россия” сәяси партиясе именнән тупланылган 330 тонна ярдәм дә өстәлгән.

Чыгышы ахырында Фәрит Мөхәммәтшин актив ветераннарга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Моннан тыш бәйрәмгә килүчеләргә концерт программасы тәкъдим ителде.

Ветераннар, пенсионерлар үзләре дә җавапсыз калмады. Филармония фойесында аларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.

 

Фото: gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading