16+

Сәгать 10.00дә халыкның 14,14 проценты тавыш бирде

Сайлау участокларында эш гөрли. Татарстан республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау бара. Районнарда муниципаль сайлаулар да уза.

Сәгать 10.00дә халыкның 14,14 проценты тавыш бирде

Сайлау участокларында эш гөрли. Татарстан республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау бара. Районнарда муниципаль сайлаулар да уза.

“Сәгать 10.00гә алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда халыкның 14 проценты тавыш бирергә өлгергән”, – диде Үзәк сайлау комиссиясенең рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов. Аеруча, Кайбыч, Арча, Апас, Әтнә районында халык актив.

“Татарстан Президентына сайлаулар да бик актив барган иде. Хәзер дә халык битараф түгел”, – ди Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Күп районнарда сайлаулар бәйрәм рухын алган. Сайлауга килүчеләрне гармуннарда уйнап, самавырлар кайнатып, коймаклар пешереп каршы алалар.  Татарстанда барлыгы 2811 сайлау участогы эшли. Сайлау барышын 18меңнән артык  күзәтүче карый. Сәгать 20.00гә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Чараларны 500гә якын журналист яктырта.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading