16+

Шамил Садыйков: «Киләсе елларда да бердәм команда булып, аудитория таләпләренә туры килердәй контент булдыру юнәлешендә үсик!»

Хөрмәтле коллегалар! Медиахолдинг 15 ел эчендә системалы рәвештә эшне җайга салу, яңа тенденцияләрне үзләштерү кебек мөһим этаплар узды.

Без мәгълүматны аудиториягә тәүлек әйләнәсе җиткерәбез. Бүгенге көндә «ТАТМЕДИА»га 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радио, интернет челтәрендә 81 сайт, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә.

Без ике дәүләт телендә эшлибез. «ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыятендәге газеталар татар, рус, чуваш, удмурт телләрендә нәшер ителә. 49 газета татар телендә, 43е – рус телендә, 5 – чуваш телендә һәм 1 газета удмурт телендә басыла. Киләсе елларда да бердәм команда булып, яңа проектлар булдырып, аудитория таләпләренә туры килердәй контент булдыру юнәлешендә үсик! «ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыятенә кергән һәрбер редакция хезмәткәрен ихластан котлыйм! Сезгә сәламәтлек, яңа идеяләр, яңа проектлар, гаилә бәхете һәм җан тынычлыгы телим!

«ТАТМЕДИА» АҖ Генераль директоры

Шамил Садыйков

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading