Шәһри Казан

Шамил Садыйковны "Татмедиа" җәмгыяте коллективына тәкъдим иттеләр

"Татмедиа" акционерлар җәмгыяте генераль директоры итеп Шамил Садыйков билгеләнде. Бүген "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм комминкацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев аны коллективка тәкъдим итте.

Айдар Сәлимгәрәев акционерлар җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе Андрей Кузьминга эшләгән эшләре өчен рәхмәт әйтеп, аның коллегаларыннан ерагаймаячагын, иҗади юнәлештә эшчәнлеген дәвам итәчәген белдерде. А.Кузьмин исә, үз чиратында, дүрт ел дәвамында бергә эшләгән хезмәттәшләренә рәхмәтен җиткереп, соңгы елларда оешманың гел үсештә булганын искәртте. Ул шулай ук үзенең Инстаграмдагы сәхифәсендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның киңәшчесе буларак билгеләнүен җиткергән иде.

Реклама

Шамил Мөхәммәт улы Садыйков әлеге вазифага билгеләнүенә ышаныч белдергәннәре өчен җитәкчелеккә рәхмәт җиткерде һәм "Татмедиа" алдында да, татар телле матбугат алдында да зур максатлар торганын җиткерде. "Медиатармак – җитди юнәлеш, безнең алда контентны үстерү бурычы тора. Безнең өчен иң мөһиме – журналистлар, операторлар, фотографлар, иҗади кешеләр. Бу юнәлештә безгә тагын да үсәргә, кызыклы, нәтиҗәле булырга кирәк", - дип искәртте Садыйков.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: